16+

Ике фатиры, яңа машинасы, авыл хуҗалыгы техникасы яки сыеры булганнарга социаль пособие бирүне туктатырга мөмкиннәр

Гражданнар инициативасы комитеты «Мохтаҗларга адреслы ярдәм программасын үстерү хакына социаль яклауны нәтиҗәле итү» дигән докладында шундый тәкъдим белән чыга, дип хәбәр итә «Известия».

Ике фатиры, яңа машинасы, авыл хуҗалыгы техникасы яки сыеры булганнарга социаль пособие бирүне туктатырга мөмкиннәр

Гражданнар инициативасы комитеты «Мохтаҗларга адреслы ярдәм программасын үстерү хакына социаль яклауны нәтиҗәле итү» дигән докладында шундый тәкъдим белән чыга, дип хәбәр итә «Известия».

Искәртеп үтәргә кирәк: комитет үз эченә икътисад, мәгариф, сәнәгать, мәдәният өлкәләрендә эшләүче белгечләрне туплаган һәм ул иҗтимагый оешма санала. Аның белән элеккеге финанс министры Алексей Кудрин җитәкчелек итә.

- Бүген гражданнарны социаль яклауның иминият булмаган формасына чыгымнар эчке тулаем продуктның 2,6 процентын тәшкил итә, бу сәламәтлек саклауга киткән акчаларга тиң. Әмма алар хәерчелек һәм мохтаҗлыкның артуын тезгендә тотарга булышмый, - диелә Гражданнар инициативасы комитеты материалларында.

Авыл җирендә әлеге исемлеккә, авыл хуҗалыгы техникасы булудан тыш, ике баш мөгезле эре терлеге, өч дуңгызы, ун сарыгы һәм егерме куяны булганнар да керә.

Индус Таһиров, галим, профессор, сәясәтче:
- Бу дәүләтнең үзенә дә, халык­ка да бер дә файдага түгел. Әле хәтта гади халыкка зыяны шактый булырга мөмкин. Аларның яшәү көчен киметәчәк. Болай да кечкенә генә хуҗалыкларында терлек асрап көн күрергә тырышалар. Аларның эшкә дәрте дә сүреләчәк. Кыскасы, кычытмаган җирне кашу була бу.

Фәнир Галимов, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы рәисе:
- Яшерен-батырын түгел, акчасы, байлыгы булган кешеләр арасында да социаль пособие алучылар бар. Аларны күз алдында тотканда, бу бик тә гадел чара булыр иде. Ә менә авыл кешеләре турында сүз йөрткәндә, бу алар өчен бер дә күңелле яңалык түгел. Авыл халкы нефть чыгарып ятмый бит, этләнеп терлек асрый, кешедән ким яшәмим дип тырыша. Аларга, киресенчә, ярдәм кирәк.

Фәрит Сабитов, Биектау районы «Березка» хуҗалыгы директоры:
- Хайван тотучыларга болай да ярдәм итәргә кирәк әле. Моны үзе терлек асрап караган кеше генә белә шул, комитеттагылар авылдан ерак кешеләр. Ашаган белми, тураган белә диләр мондый очракта.

Нурҗиһан Хәйретдинова, «Эко-фермер» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы идарә рәисе:
- Социаль пособиеләр алар тиеннәр генә бит, халыкны аңардан да мәхрүм итү бөтенләй дөрес нәрсә түгел. Ике сыерны да байлык дип әйтеп булмый. Ул аны бәлки гаиләсен туендыру өчен тотадыр, бәлки ул күп балалы гаиләдер. Мин үзем дә өч бала анасы. Адәм мәсхәрәсе, пособие алу өчен белешмә кәгазен көтеп көннәр буе чиратларда утырыр­га туры килә. Эткә сөяк биргән кебек кенә бит ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading