16+

“Ике-өч атнадан фатир арендалауга ихтыяҗ тагын да артачак”

Белгечләр миллионлы шәһәрләрдә фатир арендалау өчтән бергә кыйммәтләнәчәк дип фаразлый. Моның төп сәбәбе – ипотека буенча ставкаларның югары булуы.

“Ике-өч атнадан фатир арендалауга ихтыяҗ тагын да артачак”

Белгечләр миллионлы шәһәрләрдә фатир арендалау өчтән бергә кыйммәтләнәчәк дип фаразлый. Моның төп сәбәбе – ипотека буенча ставкаларның югары булуы.

Хәзер ипотека буенча айлык түләү шундый ук фатир өчен аренда түләүгә караганда шактый югары. Фатир арендалауга ихтыяҗ да зур.

Ипотека түләгәнче арендага алу
Икенче квартал нәтиҗәләре буенча Россиядә фатирны арендага бирү тәкъдиме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22 процентка кимегән. дип хәбәр итә “РФ ДОМ”. Шул ук вакытта арендаторларның активлыгы аренданың кыйммәтләнүенә карамастан арта. "Ташламалы ипотека" гамәлдән чыгарылгач, халык аренданы торак сатып алуга альтернатива сыйфатында ешрак карый башлаячак, дигән фикердә “РФ ДОМ” Аналитик үзәге җитәкчесе Михаил Гольдберг. Аның сүзләренә караганда, бүген бер айга фатир арендалау бәясе базар ставкасы буенча ипотека түләүгә караганда уртача ике тапкырга кимрәк. Әйтик, 54 квадрат метрлы фатирга 20 процент ставка буенча түләү уртача 106 мең сум тәшкил итсә, торак мәйданы буенча шундый ук фатирны арендалау 50 мең сумга төшә. Бу шартларда икенче яртыеллыкта аренда ставкаларының алга таба үсешен көтәргә кирәк, дип саный Михаил Гольдберг.

Ике-өч атнадан ажиотаж көтелә
Татарстан риелторлары гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев та шундый ук фикердә.

– Фатир арендалауга ихтыяҗ артуны без соңгы ике елда аеруча сизәбез. Ипотека ставкалары бик югары, Казанда яшәүчеләрнең 15-20 процентының гына фатир сатып алу мөмкинлеге бар. Икенчел торактан фатирны бөтенләй диярлек алып булмый. Ипотека ставкалары 20 проценттан да артып китә. Шуңа да күпләр фатир арендаларга мәҗбүр, – ди ул.  

Фатир арендаларга теләүчеләргә хәзердән үк чарасын күрә торырга киңәш итә. Ике-өч атнадан фатир арендалауга ихтыяҗ тагын да артачак. Узган елны бер фатирга 15 кеше дәгъва кылган. Быел да шундый ук күрсәткеч булыр дип фаразлана.

– Тиздән студентлар киләчәк. Минем уемча, якынча 50 мең студент тулай торак белән тәэмин ителмәгән. Гадәттә, алар уку йорты янәшәсендә арендаларга тырыша. Беренче чиратта Яңа Савин районындагы фатирларга сорау бар. Аннан Вахитов, алга таба Совет, Идел буе, Мәскәү, Киров һәм Авиатөзелеш районнары. Арзан булганлык белән “Салават күпере” микрорайонында арендалаучылар да күп. Бәясенә килгәндә, иң кыйммәтле фатирлар Вахитов районында, – ди Андрей Савельев.

Арендага бирү турындагы тәкъдимнең кимүендә тагын бер сәбәпне атады белгеч. Фатирларның бер өлеше көнлек арендага китә икән, чөнки бу сегментта керем 1,5-2 тапкрыга югары. Әмма бу инде аерым бизнес, фатирны көн дә юарга, тәртиптә тотарга кирәк, зур хезмәт таләп итә, ди ул. 

“Октябрьне көтегез”
Риелтор Ләйсән Хаҗиева әйтүенчә, фатир арендаларга теләүчеләр арасында ажиотаж май аенда ук башланган. 

– Елның елында җәйге сезонда фатир арендалауга теләүчеләр бик күп. Казан ул – студентлар шәһәре. Тулай торак белән тәэмин ителмәгәнлектән, фатир арендаларга мәҗбүрләр. Укулары сентябрьдә генә башланса да, фатирны июнь аеннан ук эзләргә керешәләр. Буш торса да, аның өчен түләп торырга риза алар. Быел исә ажиотаж май аеннан ук башланды. Ихтыяҗ югары булгач, фатир хуҗалары бәяләрне арттыра. Август аенда исә тагын да күтәрәчәкләр, чөнки бу айда ихтыяҗ тагын да арта. Мөмкинлеге булган клиентларга мин октябрь ахыры, ноябрь башларын көтеп торырга кушам. Бу вакытка инде бу дулкын тынычлана. Фатирлар саны арта, клиентлар кими. Монда инде арендаларга теләүчеләр сайлана башлый. Бәяләр дә чагыштырмача төшә, – ди ул.

Әңгәмәдәшем сүзләренчә, аренда бәясе фатирның кайда урнашуына, нинди йортта, ремонты ни дәрәҗәдә булудан һәм кирәкле көндәлек техника белән җиһазландырылуыннан тора. Метрога якын урыннардагы фатирлар иң беренче сайланып бетә икән. 

– Соңгы елларда тулай торак бүлмәләрен арендаларга теләүчеләр дә арта, чөнки күбесе үзе генә яшәргә тели, – ди Ләйсән. – Бәяләренә килгәндә, иске тулай тораклардагы 25 квадрат метрлы бүлмәне арендалау, коммуналь хезмәтләр белән бергә, 25 мең сум тора. Яңа йортлардагы фатир арендалау кыйммәтрәк: 35 мең сумнан башлана. Коммуналь хезмәтләргә аерым түләргә кирәк. Шәһәр читендәге яңа торак комплекслар шулай ук арзанрак йөри: уртача 27 мең сум. Шәһәрдә яңа йортта андый бәягә табып булмый. Читтән торып эшләүчеләр яки машинада йөрүчеләр шәһәр читенә китүне авырсынмый. Аның үз уңай яклары бар: яңа йортта яшисең, саф һава дигәндәй. 

– Узган елгы бәяләр белән чагыштырып әйтсәк, быел аренда якынча күпмегә артты икән?
– 7-8 мең сумга кыйммәтләнде дип уйлыйм. Былтыр бер бүлмәле фатир 28 мең сум иде, быел шул ук тирәдәге йорттагы фатир арендасы – 35 мең сум. 
Студентлардан тыш, Казанга гаиләләре белән яшәргә килүчеләр дә күп. Гомумән, Казан – мөмкинлекләр шәһәре, яшь белгечләрне дә җәлеп итә ул. 

– Хәзер ике шәһәргә яшәүчеләр дә бар. Тагын шундый тенденция күзәтелә: күпләр бер шәһәргә генә берегеп яшәми, онлайн эшләүчеләр, шәһәрне еш алыштыралар. Казан эчендә дә бер районнан икенчесенә күчеп яшәп карыйлар. Бу шулай тиеш кебек тә кабул ителә. Аларны хәтта риелтор комиссиясе дә куркытмый. Финанс ягыннан мөмкинлекләре бар, – ди Ләйсән. 

Күчемсез милек белгече Эльвира Галәметдинова сүзләренчә, фатир арендалаучылар арасында мигрантлар да шактый. Казанга якын булган Уфа, Ижевск, Самара, Мәскәүдән килгән туристлар да арендалый.

– Бәяләре турында әйтсәк, бер бүлмәле фатир арендалау 27 мең сумнан, ике бүлмәле 35 меңнән башлана. Соңгы тапкыр бәяләр июль аенда, якынча 10 процентка артты. Бәя гел үсте һәм үсәчәк. Уртача алганда, ярты ел саен артып тора, – ди ул. 

Отышлы түгел
Инвестиция максатыннан фатирдан акча эшләү хәзер отышлы түгел, дип саный “Лефарт” күчемсез милек агентлыгына нигез салучы, Татарстан риелторлары гильдиясе әгъзасы Ләйсән Гыйлаҗиева. “Фатирлар, бәяләр күзлегеннән караганда, котлован этабында арзанрак тора иде. Әзер торакка караганда бәядә аерма бар иде. Эскроу-счетларга күчкәч, башлангыч белән ахыргы стадия арасындагы бәя аермасы кимеде. Фатир бәяләре дә гел үсеп тора”, – ди ул. “ДОМ.РФ” мәгълүматларына караганда, соңгы дүрт елда сату бәясендәге аерма котлован этабы белән йортны кулланышка кертү стадиясендә өч тапкырга диярлек кимегән.

“ДОМ.РФ” аналитик үзәге җитәкчесе Михаил Гольдберг билгеләп үткәнчә, элек төзелешнең башлангыч этабында инвестицияле максатларда сатып алынган фатир ике ел эчендә кабат сатканда якынча 50 процент табыш китерә алган. Мондый маржинальлек проектны тормышка ашыруның башлангыч стадияләрендә акча салуның югары куркынычы белән аңлатыла. "Шулай да эскроу счетлары кертелү белән, вазгыять тамырдан үзгәрде: гражданнар акчалары дәүләт тарафыннан ышанычлы якланды, һәм торак бәясенең аермасы төзелеш этабына карап кими башлады" ди ул.

Ташламалы ипотека буенча сатып алынган инвестицион фатирны сатарга кирәкми, дип саный күчемсез милек өлкәсендәге юрист Дарья Коровина. Бу күчемсез милекне сатып, табышны теркәргә мөмкин, әмма 20 процент ставкалы яңа ипотекага керү һәм күбрәк түләү – мәгънәсез, ди ул.

Шул ук вакытта соңгы елда торак арендасына ставкалар тиз үсә – ипотекага торак ала алмаучылар фатир арендалаячак. Бу инвестиция максатыннан алынган фатирларының үз-үзен аклавын тизләтә. Әмма эре шәһәрләрдә бу срок барыбер ике дистә елга якын тәшкил итә ди.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading