16+

Илгизәр Шәрәфетдинов 1500 кешене табарга булышкан

Илгизәр Шәрәфетдинов хатыны Фәридә белән. Беренче каналдан баручы «Жди меня» тапшыруын караганда югалган якыннарын эзләүчеләрнең, гомерләре буе алар турында бер генә сүз булса да ишетергә тилмереп яшәүчеләрнең, язмыш сынавы аркасында хәбәрсез югалып, дөньяның әллә кайдагы читенә барып чыкканнарның туганнары белән очрашу мизгелләрен күреп, күзгә яшьләр килә. Казанда яшәүче Илгизәр Шәрәфетдинов...

Илгизәр Шәрәфетдинов 1500 кешене табарга булышкан

Илгизәр Шәрәфетдинов хатыны Фәридә белән. Беренче каналдан баручы «Жди меня» тапшыруын караганда югалган якыннарын эзләүчеләрнең, гомерләре буе алар турында бер генә сүз булса да ишетергә тилмереп яшәүчеләрнең, язмыш сынавы аркасында хәбәрсез югалып, дөньяның әллә кайдагы читенә барып чыкканнарның туганнары белән очрашу мизгелләрен күреп, күзгә яшьләр килә. Казанда яшәүче Илгизәр Шәрәфетдинов...

Илгизәр Шәрәфетдинов хатыны Фәридә белән.

Беренче каналдан баручы «Жди меня» тапшыруын караганда югалган якыннарын эзләүчеләрнең, гомерләре буе алар турында бер генә сүз булса да ишетергә тилмереп яшәүчеләрнең, язмыш сынавы аркасында хәбәрсез югалып, дөньяның әллә кайдагы читенә барып чыкканнарның туганнары белән очрашу мизгелләрен күреп, күзгә яшьләр килә. Казанда яшәүче Илгизәр Шәрәфетдинов тә бик күпләргә очрашу шатлыгын бүләк иткән кеше. Илгизәр - «Жди меня» тапшыруының ирекле ярдәмчесе. Кешеләрне эзләү белән ул 2001 елдан бирле шөгыльләнә. Шул вакыт эчендә эзтабар якыннары тарафыннан эзләнүче 1500дән артык кешене табарга булышкан. Әле болары тапшыру белән бәйлеләре генә. Таныш-белешләре, авылдашлары, дусларына табып бирелгән кешеләрнең дә исәбен алсаң, бу сан ике меңгә якынлаша.

Сине эзлим
- Илгизәр, бу сезнең хоббимы, әллә эшме?
- Хәзерге вакытта бөтен вакытымны кешеләрне эзләүгә багышлыйм. Мин үз эшемне таптым кебек. Элегрәк коммерция белән шөгыльләндем - кибеттә сәгатьләр сата торган ноктам бар иде. Аннары Татспиртпромда склад мөдире булып эшләп алдым. Ул вакытта эзләү эшләрен туктатып торырга туры килде. Ә хәзер исә ул минем өчен хобби гына түгел, зур бер эш.

- Хобби барлыкка килсен өчен сәбәп тә кирәк бит әле.
- Мин яшүсмер вакытта, 70-80 нче елларда, телевизордан «От всей души» дигән тапшыру бар иде, аны Валентина Леонтьева алып барды. Шул тапшыруны елый-елый караганым исемдә. 1999 елда «Жди меня» тапшыруы барлыкка килде. Ул вакытта мин Амур өлкәсенең Белогорск шәһәрендә яшәп, берәр төрле ярдәм итә алырлык яшьтә идем. Тапшыруның сайтына булышлык итү теләгем барлыгын язып җибәрдем һәм шуннан башланды да инде. Миңа Амур өлкәсеннән эзләнгән 20 кешенең тарихын җибәрделәр. Белогорск тирәсендәге район үзәкләре һәм авылларга да чыккаладым. Ул вакытта әле анда интернет та, телефоннар да юк. Аркама рюкзак асып, кулыма алты яшьлек кызымны күтәреп, нинди дә булса мәгълүмат эзләргә чыгып киткәннәрем әле бүгенгедәй хәтердә. Нәтиҗәсе булган көннәр дә, бушка үткәннәре дә күп булды. Бу эш кызыма да ошый иде, кулымнан тартып, әйдә, берәр кешене эзләргә чыгып китик әле, дия башлады. Казанга күчеп кайткач та ташламадым бу эшне.

- Аеруча истә калган эзләнүләрегез бармы?
- Алар бик күп инде. Кызыклы, истә калганы дип аерым гына әйтү кыен. Шулай да берсенә тукталырга була. Эзләнүче кешеләрнең минем фамилиядәшләр булуы белән дә истә калган ул. Эзләү процессы да үзенчәлекле булды. Казахстаннан Дана исемле кыз Шәрәфетдинов фамилияле туганнан туган ике абыйсын эзләвен әйтеп хат язган. Шәрәфетдиновларны мин тиз таптым. Ә менә Данага шатлыклы хәбәрне җиткерү бер проблемага әверелде. Конверт тышына ул бары «Тарас шәһәре, Дана» дип кенә язып куйган. Инде мин Дананың үзен эзли башладым. Әйләнгеч юллар белән, без аны «Одноклассники» социаль челтәре аша таптык.

- Ә бүген сез кемнәрне эзләү белән мәшгуль?
- Хәзерге вакытта Грузиядэ эзләнүләр алып барам. 1993 елда Казаннан анда ике ир туган эшкә киткән. Шул вакыттан бирле алардан бернинди дә хәбәр юк. Әниләренә 85 яшь. Үзләре 1956 елгылар икән. 2000 еллардан кеше эзләү күпкә җиңеләйде. Бу эштә интернет нык ярдәм итә. Әмма әле тагын «сиземләү» дигән нәрсә дә булырга тиеш. Ансыз эзләүләрнең нәтиҗәсе бик булмый...

- Ярдәм итүчеләрегез бармы соң?
- Казанга кайткач та район җирләрендә чыга торган матбугат чаралары белән элемтә булдырдым. Радиода да хәбәрсез югалучылар турында хәбәрләр биреп баргаладык. Берничә газетада сәхифә алып барасым килә. Алар да бу эшкә алынса, нәтиҗәләр бермә-бер күбрәк булыр иде. Мәскәүдә Татарстанда «Жди меня-Татарстан» программасын төшерергә дә теләк белдергәннәр иде, тик моның өчен иганәчеләр юк.

- Илгизәр, хәбәрсез югалучылар күпме?
- Бик күп. Кемнәрне кайлардан гына эзләмиләр. Татарстан белән бәйләп әйткәндә, көн саен безнең төбәккә бәйле биш-ун заявка теркәлә.

- Кешеләр күбрәк ни сәбәпле югалыша?
- Балалар йортларында үсүчеләр күп мөрәҗәгать итә безгә. Әти-әниләренең, туганнарының кемнәр булуын беләселәре килә. Гаиләләре таркалу аркасында да югалышучылар күп. Олы яшьтәгеләр исә яшьлек дусларын эзли.

- Беренче мәхәббәтләрен эзләүчеләр дә күптер инде...
- Юк, күп түгел. Мин аның ише заявкаларга саклык белән карыйм. Юктан гына гаиләләр таркалырга мөмкин бит. Аннан соң тапшыруның юнәлеше дә шундыйрак - әгәр дә эзләнүче кеше табылып та аның «табыласы» килми икән - ул табылмаячак!

35 елдан соң очрашу
Эзтабар Илгизәр хатыны Фәридәнең 35 ел күрешмәгән туганнан туган абыйларын да табып биргән. Фәридә Төрекмәнстанның Теджен шәһәрендә туып үскән. 15 яшьлек чагында әтисе үлеп китеп, аның ягыннан булган туганнары белән элемтәләре өзелә. Әтисе исән чакта кунакка кайтып йөргән, хатлар язышып торган туганнан туган абыйлары белән дә элемтәсе югала Фәридәнең. Абыйлары ул вакытта шул ук Төрекмәнстанның Дослук шәһәрендә яшәгән. Моны Фәридә яхшы белә, чөнки алар хат аша җибәргән фотоларының артына шул шәһәр исемен яза торган булалар.

- Абыйларым белән без бик дус булдык. Аларны гел күрәсем килде. Үзем дә хатлар язып эзләп карадым, нәтиҗәсе булмады. Илгизәргә, кешеләрнең әллә кемнәренә кадәр табып бирәсең, минекеләрне эзләмисең, дип үпкә белдереп алгач, абыйларымны эзләргә тотынды. Абыйларымның берсе - Ринат, икенчесе - Бәйрәм. Фамилияләрен белмим. Аның каравы әниләренең исеме хәтердә - Октябрина. Тапталмаган сирәк исемнәр. Социаль челтәрдә шул шәһәр исеме белән теркәлүчеләргә хатлар яздык. Икенче көнне үк безгә берәү, Бәйрәм дигән кеше ул безнең теннис буенча тренер, дип хәбәр итте. Аны күргәч әйтермен, диде. Күпме генә көтсәк тә, җавап булмады. Аннары мин Тедженда яшәгән Венера исемле туганымны искә төшердем. Аны эзли башладык. Социаль челтәрдә бөтен Тедженга бер генә Венера исемле кеше теркәлгән. Аңа яздык, ул, безнең бәхеткә, Ринат белән Бәйрәмнең олы абыйларының кызы булып чыкты. Венера безгә Ринат абыйның Ульян өлкәсендә яшәвен әйтте. Шул ук социаль челтәрдән аның улын таптык. Ул абыйның телефонын бирүгә, шалтыраттым. Ринат абый дулкынланудан сөйләшә дә алмагач, баштарак хатыны белән сөйләштек. Табышканыбызга сөенеп туя алмыйбыз. Әле хәзер дә телефоннан сөйләшкәндә дулкынланабыз. Бәйрәм абый Дослукта әнисе Октябрина апа белән яши икән. Интернеттан аралашкан вакытта Октябрина Федоровнаны беләбез дип тә әйттеләр. Ул исә шул безнең Октябрина апа булган икән. Фатыховна диясе урынга аңа, укытучы кеше дә булгач, русчалатып Федоровна дип әйткәннәр.

Үкенечкә калмасын
Илгизәр Сарман районының Мортыш Баш авылында яшәп ятучы Наил абый Миңнебаевка исә бертуган энесенең оныгын табарга булышкан. Наил абыйның 1937 елгы энесе Мөдәррис Свердловск өлкәсенең Магнитский станциясендә яшәгән. 1967 елны, 30 яшендә, фаҗигале төстә вафат була.

- Ул вакытта мин Таҗикстанда яши идем. Энемнең үлгәнен миңа берничә ай узгач кына хәбәр иттеләр. Әнием белән икенче бер энем Свердловскига барып, аны җирләп кайтканнар. Шуннан соң Мөдәрриснең гаиләсе белән элемтәләр өзелде. Анда аның хатыны Рәшидә белән улы Вил калды. Әтисе үлгәндә Вилгә дүрт яшь иде, - дип искә ала Наил абый.

1992 елда Наил абый туган авылы Мортыш Башка кайтып төпләнә. 2010 елда Илгизәр абый белән таныша. Аңардан энесенең улын табарга булышуын сорый. Илгизәр аларны бик тиз таба. Адресларын хәбәр иткәч тә, Наил абый Свердловскига чыгып китә. Тик аңа Вил белән күрешү насыйп булмый. Вил дә әтисе кебек фаҗигале төстә үлеп киткән була.

- Вил 1999 елда ук үлгән. Маша исемле кызы калган. Хәзер инде менә Маша белән аралашып торабыз. Свердловскига барып, Мөдәррис белән Вилнең каберләрен зиярәт итәбез. Маша гел шалтырата, безгә кунакка да кайтып китте. Үз каныбыз бит, якын ул кыз безгә. Азмы-күпме, булдыра алганча, ярдәм дә итеп торабыз.

Наил абыйга 80 яшь. Энесенең гаиләсен эзләп табуына ул чиксез куана, үлеп киткәнче, әтиемнең каберен дә эзләп табасы иде, ди ул. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган.

- Соңгы хаты Ленинград тирәләреннән килгән. Шунда ук үлеп тә калгандыр ул. Соңгы хатыннан соң «хәбәрсез югалды» дигән хәбәр килеп ирешкән. Әтинең дә каберен тапсам, үкенечкә калмас иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading