16+

Илшат Рәхимбай: «Тамашачымның диванда җәелеп кенә фильмны каравын теләмим»

Илшат Рәхимбай яңа фильм төшерә дигәч, шунда ук, үзенчәлекле проект булачак бу, дип уйлап куйдым. Кечкенәдән гади генә кебек тоелган күренешләрдән үзгә әйберләр эзләүче Балтач егете «тегенди-мондый» эшкә алынмас.

Илшат Рәхимбай: «Тамашачымның диванда җәелеп кенә фильмны каравын теләмим»

Илшат Рәхимбай яңа фильм төшерә дигәч, шунда ук, үзенчәлекле проект булачак бу, дип уйлап куйдым. Кечкенәдән гади генә кебек тоелган күренешләрдән үзгә әйберләр эзләүче Балтач егете «тегенди-мондый» эшкә алынмас.

Фильмның иҗат итү бүлмәсендә дә үзгә атмосфера: Рәхимбай иҗатташ дусларын Африка кабиләләре уен коралларында көйләр уйнап илһамландыра.

- Илшат, фильм нәрсә турында булачак? Нинди проб­лемалар, нинди кыйммәтләр беренчел планга чыга?
- Ике авылда яшәүче мулла белән атакай арасында барган катлаулы мөнәсәбәтләр чагылган монда. Фильм тулысынча геройларның хис-кичерешләренә нигезләнгән, анда бер-ике генә диалог бар. Ислам һәм христиан дине чагылган булса да, берүк, диннәр турында фильм төшерә дип уйлый күрмәгез. Бу дин түгел, ә кешеләр арасында булган мөнәсәбәтләр турындагы фильм. Дин эчтәлекне көчәйтүче чара гына. Илләр, социаль катламнар арасында булган чикләр минем өчен шартлы гына. Кешеләр бу дөньяга вакытлы гына килгәнен аңлыйм. Шундый шартларда аларның бер-берсе белән кан коешып яшәүләре - мәгънәсез күренеш. Фильм ахырында төп геройларның абыйлы-­энеле бертуган булулары фильмны бөтенләй башка, тирәнрәк дәрәҗәгә күтәрә, минемчә.

- Фильмга багышланган сайтта: «Азан әйткәндә, атакай ни турында уйлый, колокол чыңлаганда, мулла ни дип сагышлана?» - дигән сорау бирелгән. Тамашачы бу сорауга җавап табачакмы?
- Мин үз тамашачымны бик хөрмәт итәм. Шуңа да аның диванда җәелеп кенә фильмны каравын теләмим. Минем максат - тамашачыны уйларга мәҗбүр итү. Бу - симәнке чиртеп карый торган фильм түгел. Без, кино төшерүчеләр, күңелебезнең бер кисәген, мәхәббәтебезне, энергиябезне шушы эшкә багышлыйбыз. Шуңа да фильм аша тамашачының күңелен ачарга түгел, ә аның белән сөйләшергә, җанына үтәргә, уйландырырга телим. Күңелен биреп караган кеше бу сорауга җавапны үз «монтажы» аша табачак.

- Үзенчәлекле фильмга шундый ук үзенчәлекле актерлар составын да тупларга кирәк бит әле.
- Чыннан да, актерларга таләп зур иде: алар, бер яктан, бик кызык уйнарга, икенче яктан, гомумән уйнамаска тиеш. Атакай роленә алынган Марсель Тимофеев биш вакыт намазда, ләкин бу роль аңа бернинди авырлыксыз бирелде. Марсель абый камера алдында уйнамый, ул анда яши. Раушан абый Шәрипов белән авыррак булыр дип уйлаган идем, алай булмады. Ул сүзсез дә күңелендә булган барлык хис-кичерешләрен ачып сала ала. Бик дулкынланган, борчылган вакытта, ул бер күзен сикертә. Фильмда да, абыйсы турында уйлаганда, аның бу сәләтен эшкә җиктек.

- Композиторлар составы да көчле бугай?
- Продюсер, композитор Александр Шульгин безгә үзе язган теләсә нинди җырны сайлап алырга рөхсәт итте. Эльмир Низамов та трейлер өчен җыр язды, хәзер тагын бер композиция әзерли.

- Фильм нинди форматта булачак?
- Әлегә 15 минутлык кыска метражлы фильм. Дәвамын төшерергә исәп. Фильмның кыскаметражлы вариантын Канн фестиваленә җибәрергә хыялланам.

- Авылларның да берсе - Татарстан, икенчесе Мари Эл республикасында, янәшәдә рус белән татар авылы юкмыни?
- Фильмның операторы Айдар Шәриф белән бөтен Татарстанны әйләнеп чыктык. Без авыл уртасында урнашкан, сайдинг белән тышланмаган мәчет эзләдек. Арташ авылы (Мамадыш районы) мәчете күңелгә шундук хуш килде. Авыл читендәге таулар да, мәчетнең башка йортлардан үзе генә агачлар арасында аерылып утыруы да нәкъ менә аны сайлап алуыбызда зур роль уйнады. Авыл тормышына килгәндә, ике авылда да бер үк хәл - халык аз, яшьләр юк диярлек. Ни кызык, Арташ авылында бер генә эчкән кеше дә күрмәдек. Бәлки без килешкә куркытып куйганнардыр - анысын төгәл әйтә алмыйм. Без авыл халкы белән дуслашып, туганлашып беттек. Алар бик ачык, итагатьле, саф күңелле кешеләр булып чыкты. Авыл мулласы Рифат хәзрәт безне үз өендә ашатып-эчертте. Урыс авылы зур юлдан ераграк урнашканга, андагы халык безгә башта шикләнеп карады. Биредә дә рухани булып эшләгән Лев атакай безгә йорт һәм халык белән уртак тел табарга булышты.

- Кайберәүләр бу фильмны, бүгенге дәүләт сәясәтен яклап чыгучы, глобализация идеяләрен алга сөргән фильм, ди.
- Бу алай түгел. Җир шарында яшәүче җиде миллиард кешенең җиде миллиард төрле язмышы бар. Кешеләрне бер савытка тутырып, бер дингә табындырып, бер гореф-гадәтләр, бер тел, дөньяга бер төрле генә караш белән тәрбияләп булмый. Дөрес, мондый кешеләр белән идарә итү җиңелрәк булачак. Ә минем өчен халыкларның төрле телле, төрле милләтле булуы белән кызык бу дөнья. Мулланың атакай да булып китүе динне берләштерү дигән сүз түгел.

- Толерантлык сүзен никтер яратмыйсың дип беләм.
- Толерантлык - башка конфессияләргә түзем булу дип тәрҗемә ителә. Бу бик үк матур күренеш түгел. Түзеп яшәү ул эчтә ниндидер ачу тоту дигәнне аңлата. Ә бу кайчан да булса барыбер үзен күрсәтәчәк. Түзәргә түгел, яратырга кирәк.

- Хәзерге вакытта фильмның әзерлек дәрәҗәсе нинди?
- Әле ул тулысынча әзер түгел. Хәзерге вакытта иң күп көч һәм акча таләп итүче монтаж ясыйсы калды. Фильм төшерү өчен барлыгы 500 мең сум акча кирәк. Александр Шульгин һәм үзебезнең көч белән 200 меңен җыйдык инде. Акча җыю өчен махсус сайт аша безгә фильмны төшереп бетерер­гә ярдәм итеп була. Бүген инде танышлар, дуслар, безнең эшкә битараф булмаган кешеләр ярдәмендә 300 мең сумнан артык акча тупларга өлгердек. Безгә ярдәм иткән кешеләргә махсус бүләкләр дә бар. Татар түбәтәйләре, чәк-чәк, дизайнердан тәбрикләмәләр бирәбез, титрларда рәхмәт сүзе җиткерәбез. Хәтта фильмның продюсердашы булырга да мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading