Республиканың яшьләр һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин сөйләгәнчә, мәктәп укучылыры, студентлар һәм эшче яшьләр арасында пропаганда җәелдерелгән. «Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе» иҗтимагый оешмасы әйдаманы Валентин Шихобалов һәм «Яшьләрнең ресурс үзәге» коммерцияле булмаган оешмасы башкарма директоры Марат Исмәгыйлов та яшьләр арасында төрле чаралар үткәрүләрен әйттеләр.
Сөйләшүгә йомгак ясап, Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов: «Ришвәтчелеккә карата тискәре мөнәсәбәтне яшьтән үк тәрбияләү зарур. Мәктәп укучылыры һәм вуз студентлары арасында төрле чаралар нәкъ менә шул максаттан чыгып оештырыла», - диде. Коррупциягә каршы агитация-пропаганда эшләренә республика бюджетыннан бу ел өчен 4 миллион сумнан артык акча билгеләнгән.
Комментарийлар