16+

Иң шәп рецептлар «Сабантуй.Рецепты/Сабан туе.Рецептлар» китабына кергән

Теләсә нинди бәйрәм кунакчыллыктан башлана. Һәр хуҗабикә кунакларга үзе яратып пешергән ризыгын әзерләргә тырыша.

Иң шәп рецептлар «Сабантуй.Рецепты/Сабан туе.Рецептлар» китабына кергән

Теләсә нинди бәйрәм кунакчыллыктан башлана. Һәр хуҗабикә кунакларга үзе яратып пешергән ризыгын әзерләргә тырыша.

Сабан туе кысаларында да республикада яшәүчеләрдән рецептлар җыелган булган һәм аларның иң уңышлы дип табылганнары «Сабантуй.Рецепты/Сабан туе.Рецептлар» открыткалар бүләк җыелмасына кертелгән.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева билгеләп узганча, татар милли ризыклары рецептлары татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә бирелгән. Аларның иллюстрацияләрен Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында эшләп килгән креатив индустрияләр мәктәбе һәм Казан инновация университеты студентлары эшләгән.

Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Эмиль Мостафин сүзләренчә, Сабан туе концепциясе хәзер бераз үзгәрәк. Ул ял итү чарасы булып кына калмыйча, күбесенчә татар халкы гореф-гадәтләре, традицияләренә, татарларның тарихына һәм мәдәниятенә багышлана. 

– Ул шәһәр урамнары, Сабан туе мәйданчыкларын бизәүдә дә,  стенографиядә дә, музыкаль композицияләрдә дә чагылыш таба. Бәйрәмгә килгән кеше анда үзенең төрле һөнәрләрдә сыный ала, шул исәптән милли ризыклар пешерүдә дә. Сабан туенда катнашучылардан без гаиләдә яратып әзерләнә торган милли ризыклар рецептлар белән бүлешүләрен сораган идек. Анда һәм соңрак электрон рәвештә йөздән артык рецепт җыелды һәм аларның иң яхшылары китапка кертелде, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading