16+

Иртәгә район һәм шәһәрләрдә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

Иртәгә Татарстанның район-шәһәрләрендә теләгән кешегә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр.

Иртәгә район һәм шәһәрләрдә  бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

Иртәгә Татарстанның район-шәһәрләрендә теләгән кешегә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр.

Моңа ихтыяҗы булган кешеләр Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсенә, "Бердәм Россия" партиясе рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә, шулай ук Татарстанның Иҗтимагый палатасына, "Бердәм Россия" партиясенең район-шәһәрләрдәге иҗтимагый кабул итү урыннарына, Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлекчәсенә караган үзәкләргә (барлыгы 56 пункт) килә ала. Кабул итү пунктларының адреслары, эш вакытлары белән Юстиция министрлыгы сайтында (http://minjust.tatarstan.ru/rus/assocjurist.htm) яки Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлекчәсе сайтында (alrf16.ru) танышып була. Халык сорауларына тәҗрибәле юристлар, Конституция суды вәкилләре, Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
Исегезгә төшерик, Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздыру инициаторы - Россия юристлар ассоциациясе. Ассоциация мондый чараларны моңа кадәр дә уздыра иде.

Казанда, "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д.А.Медведевның региональ кабул итү бүлмәсендә бушлай юридик ярдәмне 20 март көнне 9.00-17.00 сәгатьләрдә алырга мөмкин булачак. Адресы: Карл Маркс урамы, 31/7 йорт.
Сезнең сорауларга җавап бирәчәкләр:

1. Гатауллин Азат Газизович, юридик фәннәр дкоторы, профессор
2. Ибәтов Мөхәррәм Мансурович, ТР юстиция министры урынбасары
3. Шәмсетдинова Эльмира Муратовна, ТР Конституция суды рәисе урынбасары киңәшчесе
4. Миннегулов Илшат Хәмитович, юридик фәннәр кандидаты
5. Натфуллина Зәринә Наилевна, ТР Конституция суды судьясы киңәшчесе

Фото mignews.com сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading