16+

Кадрия Идрисова: «Калфак туе» һәм «Бишек туе» безнең бренд булып китте»

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 13-15 апрельдә V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенын үткәрә.

Кадрия Идрисова: «Калфак туе» һәм «Бишек туе» безнең бренд булып китте»

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 13-15 апрельдә V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенын үткәрә.

Комитетның рәис урынбасары Данис Шакиров әйтүенчә, быелгы җыенда Татарстан районнарыннан, Россиянең 67 төбәгеннән, 15 Ерак һәм Якын чит илдән 400 делегат катнашачак. Шулай ук чарага махсус чакырылган, мәртәбәле кунаклар килүе дә көтелә. Җыенның форматы да ел саен үзгәртелеп торыла. Быел "Ак калфак" оешмасы шәһәр һәм район башлыклары белән берлектә әзерләнгән программа нигезендә эшли. Җыен кунаклары 13 апрельдә Арча, Биектау, Балтач һәм Яшел Үзән районнарына барачак. Биредә алар "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмаларының эшчәнлеге, халыкның яшәеше, тормыш көнкүреше һәм "Бишек туе"н үткәрү тәртибе белән танышачаклар.

- Дүртенче җыенда без төп игътибарны "Бишек туй"ларына биргән идек. Шуның эшчәнлеген дәвам итү максатыннан, ике җыен арасында дүрт-биш җирдә күчмә утырышлар үткәрелә. Бишек туйларын, җырларын өйрәтү, үзебезнең киемнәргә кайту мәсьәләләре каралды. Әлеге җыенда исә "Бишек туй"лары конкурсына да йомгак ясала, - диде журналистлар белән очрашуда "Ак калфак" оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова.

Җыенның икенче көненә - 14енә К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында пленар утырыш планлаштырылган. Быелгы форумның тагын бер үзенчәлеге - театр фойесында кунаклар өчен махсус фото һәм милли кул эшләре - калфаклар һәм кулъяулыклар күргәзмәләре оештырылачак.
Хатын-кызларыбызга калфаклар кияргә кирәк, дигән үтенеч белдергәч, каян алыйк соң аларны, ничек эшлик, дигән сораулар калкып чыкты. Шуннан соң конгресс ярдәме белән калфаклар тегү һәм изүләр эшләү дәресләрен оештырып җибәрдек. Анда төрле илләрдән, төбәкләрдән 158 хатын-кыз катнашты. Хәзер дә кайда гына, нәрсә генә үткәрсәк тә, һөнәр бирү дәресләрен үткәрәбез. Осталарыбыз Казаннан гына түгел, төрле төбәкләрдән җыела. Шуңа күрә дә быелгы җыенда менә шундый күргәзмә оештырырга булдык. Монда һәр район, һәр төбәккә генә хас калфаклар тәкъдим ителә. Кулъяулык чигү осталарын да барлыйбыз, - дип аңлатты Кадрия ханым.

Шулай ук әлеге көнне гүзәл затлар Казан Ратушасының Колонналар залында узачак "Калфак туе" чарасында да катнашачаклар. Монда татар милли киемнәрен тәкъдим итүче дизайнерлар чыгышы булыр дип көтелә. Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, Оренбург дизайнерлары төрле яшьтәге - бишектәге сабыйлар, яшүсмерләр, яшь туташлар өчен милли киемнәр тәкъдим итә.
Бу чараны беренче тапкыр оештырганда, шактый тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килде. Чөнки милли дигәч, күпләр фальклор киемнәрен киеп килде. Әмма мин анда әйтелгән тәнкыйтьне бик рәхәтләнеп һәм горурланып кабул иттем. Әгәр кеше бүген фальклор киеме киенеп килергә риза, аны кияргә кыенсынмый икән, димәк, бу хатын-кызыбыз үзебезнең милли киемебезне дә кияргә риза дигәнне аңлата. "Калфак туе" һәм "Бишек туе" безнең бренд булып китте. Эшләгән эшләребез көнкүрешебезгә акрынлап кереп китә икән, димәк, бу эшебезне күрсәтә торган зур билге. Нинди генә милләт булсак та, балаларга биреләсе һәр нәрсә хатын-кыз аша үткәрелә. Әгәр боларны аңа өйрәтмибез икән, безнең бер эшебез дә барып чыкмаячак, - ди Кадрия Идрисова.

Ратушаның беренче катында киемнәр һәм Зифа Кадыйрованың китапларын сатып-алу мөмкинлеге дә, һөнәр осталарының өйрәтү дәресләре дә булачак. Форум делегатлары өчен мәдәни программа да каралган, алар Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган "Ефәк баулы былбыл кош" спектаклен тамаша кылачаклар.

Форумда икенче җыенга кадәр эшләнергә тиешле алшарт та кабул ителәчәк: өч яшькә кадәр бала тәрбияләү, киләчәктә күчмә утырышларда соңгы васыять, төп нигез, килен-каенана темалары күтәреләчәк. 23-24 апрельдә исә Казанда һәм Әтнәдә татар халык ашлары пешерүчеләрен өйрәтү дәресләре оештырылыр дип планлаштырыла.

"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының бүген 465 филиалы бар. Татарстанда, Россиянең 37 төбәгендә, 17 чит илдә татар хатын-кызлары берләшмәләре эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading