16+

Кагыйдәләр үтәр өчен бит ул

Быел февральнең 4 көнендә генә дә 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 8 кешенең гомере өзелде.

Кагыйдәләр үтәр өчен бит ул

Быел февральнең 4 көнендә генә дә 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 8 кешенең гомере өзелде.

4 февральдә бер тәүлек эчендә 6 кешенең үлеме сәбәпле, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов журналистларны ашыгыч рәвештә матбугат конференциясенә җыйды. «Һава температурасы 10 градустан түбән төшүгә, аварияләр дә арта башлый, чөнки транспорт чарасының юл өслеге белән тотнаклылыгы кими, - дип искәртте ул. - Финляндиядә, кышкы чорга керүгә үк, транспорт чараларының тизлеге сәгатенә 20 километрга киметелә. Аларда бу - катгый таләп, ә без кагыйдәләрне санламыйбыз. Ахыргы мизгелдә бик үтәргә тырышабыз тырышуын, әмма инде соң була». Полиция полковнигы үзенең сүзләрен тәгаен мисаллар белән дәлилләде. Әлеге дә баягы 4 февральдәге аварияләр исемлеген Югары Ослан районында Уланово-Каратун юлындагы һәлакәт ачып җибәрә. Беренче мәгълүматларга караганда, «Хундай Каунти» автобусын идарә итүче, тизлекне арттырып, каршы як полосага чыга һәм ГАЗ-3302 йөк машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә 1972 һәм 1986 елгы ике шофер да үлә. Лаеш районында Казан - Оренбург юлында «Лада Приора» автомобилен идарә итүче, шулай ук югары тизлектә каршы як полосага чыгып, юл чистартучы машина өстенә килеп керә. Бу ашыгуның бәясе - 1955 елгы пассажир хатын һәлакәт урынында җан бирә.
Казан - Шәмәрдан юлының 106 нчы километрында булган авария Саба районы ата-аналарын хуштан яздыра язды. Республиканың баш автоинспекторы Рифкать Миңнеханов: «Беренчел мәгълүматларга караганда, «Лада Ларгус» автомобилен идарә иткән 1963 елгы хатын, каршы якка чыгып, «Фиат Дукато» автобусына бәрелә. Ике ел эчендә тизлек чикләвен 52 мәртәбә бозган хатын инде менә үзенең дә, 1962 елгы апасының һәм аның 1961 елгы иренең дә гомерен өзде. Юл кырыена төшеп ауган автобустагы 8 бала һәм 2 тренер төрле авырлыктагы имгәнүләр алсалар да, шөкер, исән калдылар. Сигез бала да үлсә, эш харап иде. Юлларда кагыйдәләрне үтик, үлгәннәрдән сабак алыйк, ичмаса!» - дип, сүзен чын мәгънәсендә ялварып йомгаклады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading