16+

Камал театрының яңа бинасы ишегалларына да тынгы бирми

Татарстан башкаласында быел 452 ишегалды комплекслы төзекләндереләчәк.

Камал театрының яңа бинасы ишегалларына да тынгы бирми

Татарстан башкаласында быел 452 ишегалды комплекслы төзекләндереләчәк.

Казанда 2024 елның ахырына Камал театрының яңа бинасын төзеп бетерү ниятләнелә. Башкала мэры Илсур Метшин моны “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр итте.

Планнан төшеп каласың
– Дәрвишләр бистәсендә узган ел тулы бер квартал яңартылган иде. Ел ахырына Камал театрының яңа бинасын төзеп бетерәбез. Беррәттән, театр тирәсе һәм театрга якын ишегаллары да төзекләндереләчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт! Аның башлангычындагы “Безнең ишегалды” республика программасы ярдәмендә Казанда 4 елда 1829 ишегалды капиталь ремонтланды, автомобильләр өчен 20 мең урын булдырылды, - диде мэр Илсур Метшин. 

Татарстанда 2020 елда старт алган “Безнең ишегалды” республика программасы үрнәгендә илкүләм проект кабул ителде. Илсур Метшин сүзләренә караганда, Казанда ишегалларын төзекләндерү планында инде “экваторны” узып киткәнбез.

– Казанда быелгы планга 452 ишегалды алынды, нәтиҗәдә күп фатирлы йортларда яшәүче 100 мең кешенең тирә-юнь мохите яхшырачак. Төзекләндерү эшләренә 3,75 миллиард сум тәгаенләнде. Ишегалларында юллар, тротуарлар яңартыла, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзелә, яктырткычлар һәм эскәмияләр урнаштырыла, кече архитектура сыннары куела, чүп туплау мәйданчыклары булдырыла. Камал театрының яңа бинасына янәшәдәге Һади Такташ белән Нурсолтан Назарбаев урамнарында берьюлы 24 ишегалды ремонтлана. Төзекләндерү 7 мең кешегә уңайлыклар китерәчәк. Төзекләндерүдә быелның иң кечкенә объекты – Мөштәри урамындагы 10нчы йортның ишегалды. Андагы йортта 37 генә кеше яши, - дип әйтеп үтте үзенең чыгышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.

Ишегалларын төзекләндерү проекты күп фатирлы йортта яшәүчеләр җыелышында тикшерелә. Кешеләрнең фикере исәпкә алына. 

– Кайбер йортларда яшәүчеләр уртак фикергә килә алмыйлар. Мондый таркаулык ишегалдының төзекләндерү планыннан төшеп калуына да китерергә мөмкин. Ишегалдын төзекләндерү барышында фикерләрне 8 (800) 275-20-20 телефоны аша да җиткерергә була,- диде Игорь Куляжев.

Паркларга тавыш бирү бара
Татарстанда 30 апрельгә кадәр 2025 елның төзекләндерү планына керү максатында, җәмәгатьчелек мохитенә онлайн тавыш бирү уза. Казанда 24 парк тәкъдим ителгән. Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша тавыш бирүдә 14 яшьтән башлап, һәр кеше канташа ала. 
– Халыкның активлыгы мөһим. Казанда, мәсәлән, 7 елда халык тәкъдимендә 30 парк төзекләндерелде, яңа 13 парк барлыкка китерелде, - диде Игорь Куляжев.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading