16+

Каникул әле башланмады:  балалар инде кулдан ычкынды

 Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйткәнчә, 100 мең бала мәктәп яны лагерьларына җәлеп ителәчәк. Аларда да төрле тематик чаралар планлаштырылган. “Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина балалар лагерьларга барырга 7 көн алдан кызамыктан (корь) прививка ясатырга кирәк булачагын искәртте. Медицина белешмәсез лагерьга кереп булмаячак.

Каникул әле башланмады:  балалар инде кулдан ычкынды

 Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйткәнчә, 100 мең бала мәктәп яны лагерьларына җәлеп ителәчәк. Аларда да төрле тематик чаралар планлаштырылган. “Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина балалар лагерьларга барырга 7 көн алдан кызамыктан (корь) прививка ясатырга кирәк булачагын искәртте. Медицина белешмәсез лагерьга кереп булмаячак.

Татарстанда бу җәйдә 168 мең баланың ялы оештырылачак. Хөкүмәт йортында узган брифингта балаларның җәйге ялы программасы белән таныштырылды.

 —Республикада 1996 елдан балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия эшли. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов балаларның иминлеген саклауга һәм сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүгә җаваплы карарга кушты. Балаларның җәйге ялын оештыруга быел республика бюджетыннан 2 миллиард сумнан артык финанс чыганаклары тәгаенләнде,- диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлиева.

 Ташламалар кемнәргә тиешле?

 Мобилизацияләнгәннәрнең һәм социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрнең балаларына ташламалар каралган.
 —Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләреннән җәйге сәламәтләндерү лагерьларына 6 мең балага юллама сорап, гариза керде инде. Бушлай юлламалар өчен муниципаль берәмлекләр бюджетында акча билгеләнгән. Контракт буенча махсус хәрби операциядә катнашучы “Алга” һәм “Тимер” батальоннары хәрбиләренең балалары да шундый ук ташламалардан файдалану хокукына ия,-диде Ләйлә Фазлыева.

 Кырымда лагерьлар эшли

 —Кара диңгез буенда ял итәргә 5 мең 300 бала бара. Юллама бәясе 36-37 мең сум, бу суммага 14-16 мең сум юл бәясе дә кертелгән. Ата-аналар республикадагы җәйге лагерьларга 7-21 көнлек смена өчен 5 мең сумнан 36 мең сумга кадәрге бәясен түли. Бу юллама бәясенең 15 проценты, предприятиеләрнең балалар ял лагерьларына юлламаның 45 процентын түләргә кирәк була,-диде республиканың яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков.

 —Махсус хәрби операциягә бәйле рәвештә Кырымдагы лагерьларга юлламалар алу кими төшкән иде, хәзер кабат җанланды. Кырымда балаларның җәйге лагерьлары эшли,-дип аңлатма бирде Ләйлә Фазлыева.

 Көн башлыйбыз Гимн белән

 —Лагерьларның һәркайсында иртәләр Россия һәм Татарстан Гимннарын башкару, флаг күтәрү белән башлана. Балалар 88 төрдәге һөнәри һәм фән юнәлешле лагерьларны сайлый ала. Тематик чаралар рус һәм татар телләрендә алып барылачак. 2023 ел- Россиядә укытучы һәм остаз елы, ә Татарстандагы милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы быелгы җәйге лагерьларның шигаре булып тора. Кара диңгездәге лагерьларда да һөнәри һәм фән эчтәлегендәге сменалар туплана,-диде Ринат Садыйков. 

 Саз ерулар бар иде

 Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычында республикадагы балаларның җәйге лагерьларын төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла. 
 —4 елда 29 лагерь яңартылды, моңа республика бюджетыннан 4,3 миллиард сум тотылды. Тагын 2 лагерьга проект документлары әзерләнә. Быел Әтнәдә-”Чулпан”, ә Биектауда “Добрый” лагерьлары ачыла. Бу җәйдә 5 лагерьга асфальт юл сузыла, инде 51 лагерь асфальт юллы булды. Әле берничә ел элек кенә балалар лагерьларга саз ерып, чемоданнарын һәм киемнәрен пычратып килеп керәләр иде,-диде Ринат Садыйков, хатирәләргә бирелеп. 

 Мәктәп яны ямьле лә...
 ләкин, таләпләр бар

 Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйткәнчә, 100 мең бала мәктәп яны лагерьларына җәлеп ителәчәк. Аларда да төрле тематик чаралар планлаштырылган. 
 “Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина балалар лагерьларга барырга 7 көн алдан кызамыктан (корь) прививка ясатырга кирәк булачагын искәртте. Медицина белешмәсез лагерьга кереп булмаячак.
 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Максим Трущин  әйткәнчә, балаларның җәйге лагерьларындагы иминлек һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре даими тикшереп торылачак.
 Ләйлә Фазлыева:”Җәйге каникул әле башланмады, тик соңгы көннәрдә балалар катнашындагы фаҗигаләр саны артты. Кайда сабый суга батып үлә, кайда тәрәзәдән егылып төшә, кайда уксус эчә яки дару ашый. Ата-аналар, өлкәннәр кечкенә балаларны күзәтүчесез калдырмасыннар иде”,-дип, үтенеп, сөйләшүгә йомгак ясады.

Куен дәфтәренә:
 
 Яшьләр эшләре буенча министрлыкның “Кайнар элемтә” телефоны: 8 (843) 207-28-73. Әлеге телефон аша балаларның җәйге ялына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәргә була.  

—Телефонда көндез оператор тыңлый, ә төнлә мөрәҗәгать-хәбәрне автомат яздырып ала, кергән һәр хәбәр буенча чаралар күреләчәк,-диде Ринат Садыйков.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading