16+

Капиталь ремонт утыз елга сузылачак

Казанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен 980 миллион сум бурычы җыелган.

Капиталь ремонт утыз елга сузылачак

Казанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен 980 миллион сум бурычы җыелган.

- Суд приставларының сүлпән эшләвен тәнкыйтьләп чыккач, алар бурычлыларга карата түгел, ә миңа һөҗүм башладылар. Телефоннан шалтыраталар, түләнгән штрафым өстенә тагын квитанция җибәрделәр. Мин штрафымны өченче мәртәбә дә түләргә риза, ләкин суд приставларының коммуналь түләүләрне кайтаруда файдасы гына тисен, - дип әйтергә мәҗбүр булды «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.
Башкаланың коммуналь тармагындагы финанс кытлыгы әнә шулай һәр тәңкәне санарга, бер-береңә таләпчән булырга этәрә. Йортларны капиталь төзекләндерүгә быел 1,38 миллиард сум акча тоту ниятләнелә. Шуның 4,4 проценты гына федераль фондтан. Республика һәм муниципаль бюджеттан - 54,3, ә халыктан коммуналь хезмәтләр өчен җыелган түләүләр 41,3 процент тәшкил итә. Федераль законнар нигезендә, республикада күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт үткәрү буенча 30 елга исәпләнелгән программа әзерләнгән. Әлеге программа раслангач һәм матбугатта бастырылгач, һәр кеше үзләренең күпфатирлы йортына кайчан капиталь төзекләндерү ясалачагын белә алачак.
Докладчы чыгышыннан соң, мэр Илсур Метшин да үзенең фикерләрен белдерде. Ул: «Ярый әле капиталь төзекләндерү мәсьәләләрендә Татарстан җитәкчелеге ярдәм күрсәтә. Суд приставларының коммуналь бурычларны кайтартудагы өлеше 1 процент. Әгәр без транспортта, коммуналь тармакта 1 процент кына хезмәт күрсәтсәк, нәрсә булыр иде. Суд приставлары ЮХИДИга бурычларны кайтаруда нәтиҗәле эшли ләбаса, коммуналь түләүләрдә дә шундый ук максатчанлык зарур», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading