16+

«Карабодай сугышы» ветераннары...

Без бик кызыклы илдә яшибез, җәмәгать. «Акча алышына» дисәләр дә, «дөнья бетә» дисәләр дә, «коронавирус килә» дисәләр дә, нишләптер, бөтен кеше, кибеткә йөгереп барып, карабодай ярмасына чытыр­дап ябыша! Кибеттәге ертылып беткән соңгы пакет карабодайны үзенеке итәр өчен, кайбер апаларың колагын да, аягын да, акылын да жәлләми.

«Карабодай сугышы» ветераннары...

Без бик кызыклы илдә яшибез, җәмәгать. «Акча алышына» дисәләр дә, «дөнья бетә» дисәләр дә, «коронавирус килә» дисәләр дә, нишләптер, бөтен кеше, кибеткә йөгереп барып, карабодай ярмасына чытыр­дап ябыша! Кибеттәге ертылып беткән соңгы пакет карабодайны үзенеке итәр өчен, кайбер апаларың колагын да, аягын да, акылын да жәлләми.

Бер яктан – кызык, икенче яктан – кызганыч. Гадәттән тыш ситуация килеп туганда, кеше яшәү шартлары, котылу әсбаплары турында уйламый, акчасы нәрсәгә җитә – шуңа барып тотына, совет заманнарыннан калган инстинкт ул бездә. Акчабыз карабодайдан ары әйбергә җитмәгәнгә күрә, күрәсең, берәр тонна карабодай алып куйдыңмы – тынычлап үләргә дә була дип уйлыйбыз.

Үләргә ашыкмагыз
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу дүшәмбе Татарстан кибетләрендә беренче чиратта кирәкле ашамлыклар булдыруны махсус контрольдә тоту турында фәрманын имзалады. Бу максатларда хәтта махсус штаб булдырылды. Әлеге штаб көн саен республика кибетләрендәге хәлне күзәтеп барачак һәм, теге яисә бу кибет киштәсендә ыгы-зыгы сизелсә, моментында коткару сорап, Татарстанның Авыл хуҗалыгы белән Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларына хәбәр юллаячак.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ышандыруынча, җөмһүриятебездә бер меңнән артык азык-төлек җитештерү һәм эшкәртү предприятиесе бар. Бу оешмалар республика халкын, тулысы белән, берничә айга җитәрлек итеп, элементар продуктлар (хәтта карабодай!) белән тәэмин итәргә сәләтле.

Карабодай һәм тоз запаслары бездә җитәрлек, респуб­ликабызда 17 меңнән артык кибет тулы көченә эшләп тора. Зинһар,кибетләрдә кеше көлдереп, бер пакет карабодай өчен башка сугышып йөрмәгез!


Ә менә коронавирус пандемиясенә (ил эчендә, чиктәш илләр җирендә һәм дөнья буйлап таралучы эпидемиягә шулай эндәшәләр) килгәндә, Кытай белгечләре фикеренчә, агымдагы елның июнь айларына коронавирус хәтерләрдә генә, шактый куркытып узган бер афәт кенә булып истә калачак. Чыннан да, һава температурасының күтәрелүе йогышлы вируска яшәү мөмкинлеге калдырмый, исбатланганча, вирус җылыда үлә, диләр.
 

Үзегезгә, якыннарыгызга ныклы саулык,
ныклы акыл һәм табыннарыгызга муллык теләп,
сезнең Әмир Исламов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading