16+

Каракларны машина моделенең «БМВ», «Мерседес» булуы түгел, ә йозак һәм сигнал бикләрнең гади булуы кызыктыра

Казанда яшәүче бер кешенең машинасын урлаганнар. Полициягә килеп гариза язган теге бичара. Өч ел вакыт узган. - Машинаң табылды, Ингушетиягә алып киткәннәр,- дигәннәр моңа полициягә чакыртып. - Булмас инде, алайса - дип, янә хәсрәткә баткан бу. Ингушетиядән исән-имин машинасын алып кайтып тоттыргач, Казан абзыеның күзләре җиңел автомобиль фаралары сыман балкыган....

Каракларны машина моделенең «БМВ», «Мерседес» булуы түгел, ә йозак һәм сигнал бикләрнең гади булуы кызыктыра

Казанда яшәүче бер кешенең машинасын урлаганнар. Полициягә килеп гариза язган теге бичара. Өч ел вакыт узган. - Машинаң табылды, Ингушетиягә алып киткәннәр,- дигәннәр моңа полициягә чакыртып. - Булмас инде, алайса - дип, янә хәсрәткә баткан бу. Ингушетиядән исән-имин машинасын алып кайтып тоттыргач, Казан абзыеның күзләре җиңел автомобиль фаралары сыман балкыган....

Казанда яшәүче бер кешенең машинасын урлаганнар. Полициягә килеп гариза язган теге бичара.
Өч ел вакыт узган.
- Машинаң табылды, Ингушетиягә алып киткәннәр,- дигәннәр моңа полициягә чакыртып.
- Булмас инде, алайса - дип, янә хәсрәткә баткан бу.
Ингушетиядән исән-имин машинасын алып кайтып тоттыргач, Казан абзыеның күзләре җиңел автомобиль фаралары сыман балкыган.

- Машинаның эзенә үзебез төштек, Ингушетиядәге полиция хезмәткәрләре булышлык күрсәтте. Күрше-тирә республикалар белән ныклы хезмәттәшлектә торабыз. Узган ел Чувашиядә куып алып кителгән җиңел автомобильне Татарстанда таптык, кайтарып биреп, хуҗасын сөендердек,- дип сөйләделәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Тимур Шакирҗанов белән бүлек җитәкчесе Җәвит Гасанов.

Быелның тугыз аенда республикада авто-мото транспортны куып алып китүнең 400, ә машина эченнән әйбер урлауның 183 очрагы теркәлгән.

- Казанда авто-мото транспортны куып алып китүнең - 99, машина эченнән әйбер урлауның 79 очрагы булды. Оператив чаралар, шулай ук видеокамераларның колачлы рәвештә кулланышка кертелә баруы нәтиҗәсендә, бу төр җинаятьләр кими. Узган ел Казанда 144 машина алып кителгән, машина эченнән 91 урлашу булган иде, - диде Җәвит Гасанов.

73 берәмлек ГАЗ, ВАЗ-2106, ВАЗ-2107, ВАЗ-2109, ВАЗ-2115, Лада Калина автомобильләре куып алып кителгән. Каракларны автомобильләрдәге йозак һәм сигнал бикләрнең гади булуы кызыктыра.

Полиция хезмәткәрләре GPS һәм GSM сак сигналларын томалаучы аппаратларның, шулай ук Россиядә, Кытайда җитештерелүче "кодграбер"ларның ачык сәүдәдә иркенләп сатылуына борчылуларын белдерделәр. Чөнки әлеге аппаратлардан рәсми автосервислар гына түгел, ә җинаятьчеләр дә файдалана.

- Казанда узган ел һәм быел чит илдә җитештерелгән җиңел автомобильләр эзлекле рәвештә югала башлаган иде. Казанлылардан торган җинаятьчел төркемнең эзенә төштек, алар 16 сентябрьдә кулга алынды, хәзер тикшерү эшләре бара, - диде Тимур Шакирҗанов.

Җинаятьчеләрне "БМВ Х5", "БМВ-520", "Мерседес Бенс", "Лексус", "Тойота Раф 4", "Тойота Хайландер", "Ауди Q5", "Ленд Ровер Дискавери" кызыктыра. Куып алып кителгән алты берәмлек "Тойота Раф 4" автомобиленең әлегә берсе генә табылган. Автомобильләрнең 80 проценты кичке һәм төнге якта "аякландырыла".
Руль һәм педальләр механик йозак белән дә бикләнгән булса, караклар андый автомобильләр белән мәшәкатьләнеп тормыйлар икән.

Куен дәфтәренә


- Транспорт чарасының ишекләрен бикләгез, ачкычны кабызу уемтыгында калдырмагыз, машинагызны озак вакытка караңгы һәм кеше йөрми торган урынга куймагыз.

- Рульгә һәм педальләргә механик йозак беркетегез.

- Транспорт чарасын төнгә гаражга яки саклаулы мәйданчыкка урнаштырыгыз.

- Автомобиль сатып алганда VIN номеры буенча аның тарихын белешегез. Кабызу ачкычларының ике берәмлек булганлыгын тикшерегез. Әгәр автомобильгә инде сак сигнализациясе көйләнелгән икән, аның "брелок"лары ике берәмлектә булырга тиеш. Транспорт чарасының паспортын таләп итегез. Техник документлары булмаган машиналарны һәм запас частьләрне сатып алмагыз.

- Транспорт чарасын куып алып китсәләр яки шушы җинаятьнең шаһиты булсагыз, кичекмәстән полициягә шалтыратыгыз.

Полиция - 02
Бердәм коткару хезмәте (кәрәзле телефоннан) - 112
Эчке эшләр министрлыгының "Ышаныч" телефоны - (843) 291-20-02



Фото: depo.ua

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading