16+

Карлы-бозлы юлларда Йөрибез машинада...

Кыш кыш инде ул, мамык шәлгә уралган сылу каен кызлары белән ак туннарын кигән көяз чыршы егетләре генә түгел. Декабрь булуга карамастан, яңгыр ява явуын, әмма кар-бураннары, зәмһәрир суыклары белән кыш барыбер киләчәк, моңарчы килмичә калганы булмады. Җәй көне рәхәт ул, күлмәкчән генә руль артында тирләп-пешеп йөрисең. Кышын исә, көяз...

Карлы-бозлы юлларда Йөрибез машинада...

Кыш кыш инде ул, мамык шәлгә уралган сылу каен кызлары белән ак туннарын кигән көяз чыршы егетләре генә түгел. Декабрь булуга карамастан, яңгыр ява явуын, әмма кар-бураннары, зәмһәрир суыклары белән кыш барыбер киләчәк, моңарчы килмичә калганы булмады. Җәй көне рәхәт ул, күлмәкчән генә руль артында тирләп-пешеп йөрисең. Кышын исә, көяз...

Янәшәңдә сылу каен кебек хатының да машинаны йөртү буенча «ликбез» уздырып барса... Авызы ачылган саен, машина тәрәзәсе парланып бәсләнсә... Шулай да, бөтенләй үк төшенкелеккә бирелергә кирәкми, безнең киңәшләргә колак салсагыз, машинада кышын да рәхәтләнеп йөрерсез.
Машинагыз ачык һавада саклана икән, ишек йозакларының бозлануы мөмкин. Мондый хәлдә калмас өчен, җылы вакытта гадәти шприц ярдәмендә йозак эченә мотор яки башка төрле сыек май җибәрергә кирәк. Ачкычны боргалап, йозак үзәген тулысынча майлагач, суыкта ул туңмаячак. Тик шулай да алдан ук кибеттән махсус эреткеч алып куярга онытмагыз.
Ишекне ачып машинаны кабызгач, салонда утырырга кирәкми: беренчедән, утыргычлар бөтен машинада да җылытылмый, икенчедән, салкын салонда кайнар сулыштан тәрәзә бәсләнә. Тәрәзәне кардан чистартырга, бозын кырып алырга кирәк. Махсус кыргыч-щеткалар һәр кибеттә сатыла. Әмма кузовтан бозны кырырга кирәкми, буявын бозуыгыз бар.
Двигательдә температура җитәрлек дәрәҗәгә күтәрелгәч, вентиляторны кабызып, тәрәзәгә юнәлдерергә кирәк. Үзегез белән һәрчак көрәк йөртергә дә онытмагыз. Машина гаражда торса да, көрәксез юлга чыгарга кирәкми, гараж сезнең арттан эшкә бара алмый.
Күп кенә автосөючеләр машинаны кабызганчы фараларны кабызып торырга киңәш бирә. Әмма моның бернинди дә файдасы юк. Аккумулятордагы пластиналарны берничә минутта гына җылытып булмый.
Кышын көннәр кыска, шуңа күрә, караңгыда күбрәк йөрергә туры килә. Фаралар һәрвакыт чиста, дөрес итеп көйләнгән булырга тиеш. Хәрәкәт вакытында педальләргә кинәт басарга тырышмагыз, болай иткән очракта, машина, тотрыклылыгын югалтып, юл читенә очып чыгарга мөмкин. Светофор һәм тукталышлар тирәсендә игътибарлырак булыгыз, гадәттә бу җирләрдә бозлавык була. Һәрчак интервал һәм дистанция сакларга тырышыгыз.
Сакланганны саклармын, дигән. Шуңа күрә, үзегезне дә, машинагызны да саклап, башка машина йөртүчеләр белән җәяүлеләргә игътибарлы булсагыз иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading