16+

Казан кар көрәргә хәстәрләнә

Бу кышта бозлавыкта таеп егылучылар саны шактый кимергә охшаган. Казанга тротуарларны кардан чистартучы махсуслаштырылган 8 машина кайтартылачак.

Казан кар көрәргә хәстәрләнә

Бу кышта бозлавыкта таеп егылучылар саны шактый кимергә охшаган. Казанга тротуарларны кардан чистартучы махсуслаштырылган 8 машина кайтартылачак.

- Юлларны кышкы карау чоры 1 ноябрьдән рәсми рәвештә башлана, тәмамлану вакыты - 31 март, - диде мэриядә узган киңәшмәдә шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев. - Казанда кар 20 миллион квадрат метр территориядән җыештырыла. Узган ел шәһәрдән 1 миллион 100 мең тонна кар чыгарылган иде.
Кышкы чорда эшләү өчен 608 берәмлек махсуслаштырылган техника әзерлек хәленә китерелгән. Шуның 146сы узган ел кайтартылган яңа машиналар. 1 нче категориядәге юллар (шәһәрдәге юлларның 60 проценты) каты сыйфаттагы реагент белән эшкәртеләчәк. Хәзергә ул 4 мең тонна тупланган, гыйнварда тагын шуның кадәр сатып алыначак», - диде Игорь Куляжев.
Казанда 6 урында кар эретү камерасы файдалануга әзер тора. Алар тәүлегенә 7 мең тонна кар эретергә сәләтле. Моннан тыш, шәһәр үзәгендәге урамнарда 2 берәмлек махсуслаштырылган машина-мич карны урында ук эретәчәк.
Мэр Илсур Метшин: «Бездә бит, гадәттәгечә, яшен яшьнәми торып, мужик чукынмый. Автомобильләргә шиплы тәгәрмәчләрне куя башларга вакыт инде югыйсә. Беренче кар-бозлавыкта «калайчы» («жестянщик») көне булды һәм, кисәтүгә карамастан, булачак. Кайбер кешеләрнең шиплы тәгәрмәчләр алырга акчалары да җитмидер, бәлки. Шунлыктан подрядчы оешмалар, юлларда бозлавык сизелүгә үк, тиешле чаралар күрергә әзер торсын», - дип искәртте.
Базарлар һәм предприятиеләр үз территорияләрендәге карны туплау урыннарына үзләре илтергә тиешләр. «Урамга кар эттереп чыгарган предприятиеләргә штраф салынсын», - дип боерды мэр Илсур Метшин. Шәһәр эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов рөхсәтсез урыннарда юл читендә калдырылган җиңел һәм йөк машиналарының штраф мәйданчыгына алып кителәчәген, көчле буранлы көннәрдә йөк машиналарының шәһәргә кертелмәячәген кисәтеп куйды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading