16+

Казан “Киләчәк Уеннары” белән янә дөньяны гөрләтте

Татарстан башкаласында 21 февральдән 3 мартка кадәр “Киләчәк Уеннары” халыкара фиджитал-спорт турниры булды.

Казан “Киләчәк Уеннары” белән янә дөньяны гөрләтте

Татарстан башкаласында 21 февральдән 3 мартка кадәр “Киләчәк Уеннары” халыкара фиджитал-спорт турниры булды.

Уеннарны ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин һәм 6 илнең Президентлары катнашты. Россия әйдаманы Татарстанның спорт чараларын һәрвакыт югары дәрәҗәдә оештыруын әйтеп үтте. 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Киләчәк Уеннары” өчен ил җитәкчелегенә, спортчыларга һәм республика халкына рәхмәт белдерде. “Без булдырабыз” Тарихта беренче мәртәбә оештырылган “Киләчәк Уеннары” өчен барысына да рәхмәт! Шундый колачлы чараны үткәрүне ышанып тапшырганы өчен ил Президенты Владимир Владимирович Путинга, катнашканнары өчен дөньяның барлык спортчыларына, кунакчыллыклары өчен татарстанлыларга рәхмәт!”-дип язган Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграмм-каналында.

“Казан Экспо” күргәзмәләр комплексында 3 мартта турнирны ябу тантанасында республика әйдаманы спортчыларга мөрәҗәгать итеп:”Барыгызга да яңа җиңүләр телим!”-диде.

Уеннарда 107 илдән 2 мең спортчы фиджитал-спортның 21 төрендә көч сынашты. Мисал өчен, фиджитал-футболда – Уругвай, фиджитал-узышларда – Россия, Mobile Legends Bang Bang уенында – Филлипины, дроннарда узышта – Көньяк Корея, фиджитал-баскетболда – Россия, роботлар сугышында – Һиндстан, Dota 2 уенында – Кытай, фиджитал-хоккейда – Россия, фиджитал-скейтбордингта Аргентина чемпион булды. Мексика, Үзбәкстан, Төркия, Индонезия, Болгария, АКШ, Казахстан, Армения, Вьетнам, Мисыр, Беларусь, Италия командалары шулай ук призлы урыннарны яуладылар. 

“Казанга килеп, шушы могҗизаны үз күзләрем белән күрмәгән булсам, “Сез миңа нәрсә ялганлыйсыз?-дип, уйлаган булыр идем”,-дигән Россия җыелма командасы футболчысы Андрей Аршавин. Кытай журналистлары, Англия һәм Чехия спортчылары кызыксынып биргән соравыма “Казандагы турнир бик яхшы оештырылган”,-дип җавап кайтардылар. Башка журналистлар язганча, аларга Европа һәм АКШ журналистлары:”Россиядә барысы да әйбәт. Бездә телевизордан сезнең илегез турында дөресен сөйләмиләр”,-дигәннәр.

“Киләчәк Уеннары” халыкара турнирына 80 мең билет башта ук сатылып беткән, шунлыктан тагын 5 меңнән артык билет әзерләнгән. Кытайда 22 февральдәге уеннарны гына да телеканаллардан 126 миллион кеше караган.Алдагы “Киләчәк Уеннары” фиджитал-спорт турнирын Кытай үзендә үткәрегә исәпли. Казахстан белән Үзбәкстан Президентлары да әле Казанда турнирны ачу тантанасында катнашкан чакларында ук уеннарны үзләрендә үткәрү теләкләре булуын әйттеләр. 
Казанның инде 2025 елда “Күчмә халыкларның халыкара фестивале”н кабул итәчәге мәгълүм. Төркия Президентының улы Билал Эрдоган оештыра әлеге турнирны. Программага төрки халыкларның милли спорт төрләре кертелгән. Казанда 2024 елның 11-23 июнендә БРИКС илләре спортчылары Уены була. Бездә 60 илдән 5 мең спортчы спортның 21 төреннән көч сынашачак.

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казанның туристлыкны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова сөйләгәнчә, “Киләчәк Уеннары” турнирына 85 415 билет сатылган, бәйгеләрне телеканаллардан 2 миллиард тамашачы карарга өлгергән. Башкалага 2 566 кунак килгән. Экспертлар бәяләвенчә, Татарстан башкаласы “Киләчәк Уеннары” халыкара фиджитал-спорт турнирын төкле аягы белән беренче булып уңышлы үткәргән. Казан мэры Илсур Метшин әйткәнчә, алдагы “Киләчәк Уеннары”н инде 9 ил үзендә үткәрергә заявка биргән.


Фото: https://t.me/rustamminnikhanov

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading