16+

Казан урамнарында юнәлеш билгесез

Казан - Татарстанның башкаласы, ләкин Кремльне һәм андагы Сөембикә манарасын, «Кол Шәриф» мәчетен күз уңында тотмасаң, шәһәребез Россиядәге башка шәһәрләр белән «игезәк туган» кебек.

Казан урамнарында юнәлеш билгесез

Казан - Татарстанның башкаласы, ләкин Кремльне һәм андагы Сөембикә манарасын, «Кол Шәриф» мәчетен күз уңында тотмасаң, шәһәребез Россиядәге башка шәһәрләр белән «игезәк туган» кебек.

Ерак илләрдә һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез туган җирләрен сагынып, милли мохиткә сусап кайталар. Әмма күбесенең кәефләре кырыла. Кызганыч ки, Казан урамнарында милли мохит бик чамалы шул. Учреждениеләр һәм сәүдә нокталарының исем-атамалары, башлыча, рус яки инглиз теленнән алынган. «Урам-юл билгеләре дә рус телендә генә язылган. Татар теле - республикада дәүләт теле бит югыйсә», - дип көрсенәләр алар.
Казанда июль аенда узачак Студентларның халыкара Универсиадасына әзерлек кысаларында урам-юл билгеләрен яңарту планлаштырылган. Юл күрсәткечләрен рус һәм татар телләрендә язсак (ясатсак), Универсиада кунакларында татарга карата хөрмәт артыр, ә милләттәшләребез Казан белән горурланыр иде. Дөрес, татар телендә дә язсак, чыгымнар бераз өстәләчәк, әмма үзеңне башкалар белән тиң дәрәҗәдә тою хисе милләт өчен күпкә кыйммәтлерәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading