16+

«Казан» яңа парларны көтә

Казансу елгасының уң ярында казан рәвешендә төзелгән бина 5 июльдә файдалануга тапшырылачак. Анда, мәгълүм булганча, шәһәр ЗАГСы урнашачак.

«Казан» яңа парларны көтә

Казансу елгасының уң ярында казан рәвешендә төзелгән бина 5 июльдә файдалануга тапшырылачак. Анда, мәгълүм булганча, шәһәр ЗАГСы урнашачак.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева таныштырганча, яңа ЗАГС бинасы заллары диварларында Идел Болгарстаныннан башлап, Казанның XIX гасырга кадәрге чоры рәсемнәрдә тасвирланачак. Бинаның 32 метр биеклектәге түбәсендә тирә-юньне күзәтү мәйданчыгы эшләячәк. Аңа теләгән һәр кеше керә алачак. ЗАГСны ачу көнендә яшь парларны теркәү тантанасында бергә озын гомер кичерүче танылган спортчылар һәм шәхесләр гаиләләрен дә хөрмәтләү оештырылачак.
Көненә 100гә якын никах акты теркәү мөмкинлеге булган яңа ЗАГС бинасы эшли башлагач, Совет районының, ә ел ахырына кадәр Яңа Савин районының ЗАГСлары һәм Муса Җәлил урамындагы үзәк ЗАГС ябылачак. Киров һәм Идел буе районнарының үз ЗАГСлары кала.
Мэр Илсур Метшин: «Хәере белән, җомга көнне яңа бинаны ачыйк. «Казан» әлегә шартлы исем. Казанлылар тантаналар үзәгенә җомгага кадәр яңа исем тәкъдим итсен йә шушы атамасына мөнәсәбәтен белдерсен иде», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading