16+

Казан яшьләрне җыйды

«Максат» яшьләр фестивале Россия һәм төрле чит илләрдән мөселман яшьләрен җыйды. Ул җиде ел уздырылып килгән Мөселман яшьләре фестиваленең дәвамы булып тора.

Казан яшьләрне җыйды

«Максат» яшьләр фестивале Россия һәм төрле чит илләрдән мөселман яшьләрен җыйды. Ул җиде ел уздырылып килгән Мөселман яшьләре фестиваленең дәвамы булып тора.

Чараны оештыручылар, фестивальнең масштабын һәм географиясен киңәйтеп, аңа дөньяви һәм фәнни төсмер өстәп, яшьләрне традицион дини-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләргә тарту максатын куйган. Ул шулай ук мөселман яшьләрен берләштерү, өммәт эчендәге проблемаларны бергәләп хәл итү өчен, алар арасында хезмәттәшлек урнаштыруны да күздә тота. Моны «Идел» яшьләр берлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ләйсән Сафина да билгеләп үтте.
«Кол Шәриф» мәчетендә уздырылган ачылышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яшьләр белән бергә башта өйлә намазын укыды, аннары, Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрен искә төшереп, яшьләрне сәламләде. Хәзрәт, бу чара тарихи бер очрашу да булсын, дип, яшьләрне төрек каллиграфы Мөхсин Демирәл белән таныштырды.
Яшьләрне шулай ук РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да сәламләде. «Мөфти үз чыгышында әле генә Коръән сүзләрен җиткерде. Анда язылганча, безне Аллаһы Тәгалә төрле халыклардан һәм кавемнәрдән кылган. Берләребез - татар, икенчеләребез чечен һәм башкалар. Без: «Әлһәмдүлиллаһ, мин - татар!» - дип яши алабыз. Бу фестивальнең үткәрелүе дә татар халкының югары дәрәҗәгә ия рухи мирасы, мәдәнияте, тәҗрибәсе белән танышу», - диде ул.
Фестиваль үзенең эшчәнлеген елдан-ел камилләштерә, үстерә бара. Аның программасы үз эченә Россия мөселманнары өчен әһәмиятле мәсьәләләрне тикшерүгә юнәлтелгән түгәрәк өстәлләр, семинар-лекцияләр, ислам буенча конкурс һәм гамәли дәресләр; дин әһелләре белән очрашу-әңгәмәләр, төрле экскурсияләр оештыруны алган. Болар барысы мөселманнарга үзләрен бердәм өммәт итеп хис итәргә, үзара фикер алышырга, уртак проблемаларны хәл итәргә, үсеш перспективаларын тикшерергә мөмкинлек бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading