16+

Казанда автобус эчендә ишетмәгәнеңне ишетәсең

Бөтен дөньясын су басканда, ыштан бөрмәсеннән бет эзләп утырган кешене “акылы зәгыйфләнгән”, дип уйларга мөмкиннәр инде, әлбәттә.  Ләкин Казанда җәмәгать транспортында татар телендә яңгырый торган кайбер игълан-белдерүләр, колакны ярып кереп, йөрәккә агулы ук сыман кадала.

Казанда автобус эчендә ишетмәгәнеңне ишетәсең

Бөтен дөньясын су басканда, ыштан бөрмәсеннән бет эзләп утырган кешене “акылы зәгыйфләнгән”, дип уйларга мөмкиннәр инде, әлбәттә.  Ләкин Казанда җәмәгать транспортында татар телендә яңгырый торган кайбер игълан-белдерүләр, колакны ярып кереп, йөрәккә агулы ук сыман кадала.

Шул игъланны укыган кеше татар телен, немец сагызы кебек чәйнәп, автобусның ачык тәрәзәсеннән урамга төкергән шикелле була. Әмма, ул сагыз-төкерек тәрәзә аша очмый, җил каршылыгы белән синең битеңә сылана. Бу хәлгә “ләһәүлә!” ягъни “коткарыгыз!” дип җиһанга кычкырасы килә. Игъланны укучы егетнең гаебе юк, аңа чәйнәп төкерерлек түбәнлектәге “татарча тәрҗемә” тоттырганнар.

 Инде дә мисалларга күчик. Җәмәгать транспорты автобусында (2нче ПАТП) яңгырый торган игъланда “ике ярымай” сүзләре бар. Табигатьтә күк йөзендә ике ярымай юк, аның берсе – галәмдә, ә икенчесе су өслегендә чагыла. Биредә тәрҗемә дөрес түгел, “курслар ике ай ярым бара”, дип әйтелергә тиеш.

 “Югары вакытлы хезмәт хакы” дигән сүзләрнең нәрсә аңлатканын “Күп белүчеләр” (“Знатоки”) клубы вәкилләре дә белә алмас иде, мөгаен. Күңелдә югары вакытлы хезмәт хакы аласы килү теләге кузгала. Бер караганда, әлеге сүзтезмә дөрес. Әйтик, кеше җитәкче ди. Ул “югары вакытлы” хезмәт хакы ала. Көннәрдән бер көнне теге әфәндене вазифасыннан азат итәләр дә куялар һәм вәссаләм аның “югары вакытлы” хезмәт хакы. Ә “түбән вакытлы” хезмәт хакының кемнәргә билгеләнгәнлеген үзегез фаразлагыз инде. 

Биредә җөмлә “югары хезмәт хакы вакытында түләнә” дип тәрҗемә ителергә тиеш. Рус телендә яңгыраган текст нигезендә шулай башны эшләтеп, тәрҗемә ясап барам мин. 

Җәмәгать транспортында әле тагын “Хөрмәтле пассажирлар, сулыш органнары автобуска керү тыела” дигән игълан кабатлап торыла. Автобуста сулыш алырга да ярамый, дигән сүзме икән соң бу? Шөкер, башта текст рус телендә яңгырый, аңгыра сарык рәвешендә утырыр идең миңгерәүләнеп. Җөмлә беренчел вариантта “Хөрмәтле пассажирлар, сулыш органнарын каплый торган битлексез автобуска керү тыела”, – дип әйтелгәндер инде. Аудиоязма кыскартылган булса кирәк һәм шундый “аркылы чыктым күпер” калган.

Җәмәгать транспортында “Хөрмәтле пассажирлар, салонда шартлаткыч матдәләргә охшаган шикле әйберләргә тап булсагыз, кичекмәстән йөртүчегә һәм кондукторга хәбәр итегез”, – дигән кисәтү яңгырый. Шайтан коткысы, минем әлеге җөмләне “Хөрмәтле пассажирлар, салонда шартлаткыч матдәләргә охшаган шикле әйберләргә тап булсагыз, кичекмәстән үзегез белән алып чыгып китегез. Тәмле ризыклар тутырылган сумкага яки акча янчыгына тап булсагыз, кичекмәстән йөртүчегә яки кондукторга хәбәр итегез”, – дип әйтәсе килә. Тәүбә-тәүбә!

Рәхәт, күңелле безнең җәмәгать транспортында. Җитәкчеләр дә андагы “башваткычлар”ны тыңлап чыккаласын иде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин дэ ишеттем моны автобуста, эле дэ эйтэлэр, вакытлы хезмэт хакы алырга ходай язмасын, югары булса да ,вакытында булсын

    Мөһим

    loading