Ни сәбәптәндер - үзем дә белмим, әмма балачакта мин бетләүдән курка идем. «Серкәләрең бар», - дип, әни башыма дихлофос сиптергәннән калгандыр бәлки ул курку. Елгада су пычрак, ә бетләр пычрактан барлыкка килә дип, су коенганда чәчкә су тидерми идем.
Казан мәктәпләрендә балалар бетләү очраклары ешайган дигәч, шаккатучылар бер мин генә булмагандыр. Хәзер инде элеккеге кебек атнага бер мунча кергәндә баш юу очраклары да бетте, башны да көн дә юабыз, димәк, эш чисталыкта гына түгел булып чыга.
Соңгы тугыз ай эчендә республика буенча 1184, Казанда 598 педикулез очрагы теркәлгән, күпчелеге - 7‑14 яшьтәге балаларда. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, педикулез Казанның белем бирү учреждениеләренең 40 процентында ачыкланган. Бетләгән балалар «больничный»га җибәрелгән. Ата-аналар, дәррәү, даруханәләрдән бетләүгә каршы препаратлар сатып ала.
- Соңгы тугыз ай эчендә бетләү очрагы 23 процентка артты, әмма борчылырлык урын юк, ел ахырына әлеге сан азаерга тиеш, - диде Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең эпиднадзор бүлеге җитәкчесе урынбасары Евгения Бугрова.
Педикулез очраклары артуга карамастан, Казанда сан, тулаем Россия буенча алганда, түбәнрәк икән.
Педикулез белән көрәшү ысуллары
Педикулез булган очракта яшәү урыны буенча сырхауханәгә, тире-венерология диспансерына яисә балалар бакчасы, мәктәп табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар сезгә дәвалану препаратларын тәкъдим итәчәк. Әгәр дә кешедә тән бете (платяная вошь) табылса, киемнәрне һәм фатирны дезинфекцияләү өчен Казанның дезинфекция станциясенә яисә Татарстан Республикасының гигиена һәм эпидемиология үзәгенең дезинфекция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге хезмәт бушлай башкарыла.
Баш бетләсә, үзлектән дәваланырга мөмкин. Бет күп түгел икән (алар күкәй салмаган булсалар), чәчне вак тешле тарак белән тарарга. Бетләр күкәй салып өлгергән булса, махсус препаратлар - педикулицидлар куллану кирәк. Инструкциядә язылган барлык пунктларны үтәү мөһим. Урын‑җир әйберләрен һәм өс киемнәрен кайнар пар белән үтүкләргә кирәк.
Бер яшькә кадәрге балаларга, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга, шулай ук аллергия һәм тән авырулары белән интегүче кешеләргә чәчләрен сирәк тешле тарак белән тарарга яисә чәчләрен кисәргә киңәш ителә.
Дезинфекция станциясендә дә ярдәм күрсәтәчәкләр. Ул яллардан кала һәркөнне 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли (Казанда К.Маркс урамы, 17 нче йортта урнашкан).
Ә инде һәрдаим үтәлергә тиешле кагыйдәләр мондый:
- киемнәрне, урын‑җир әйберләрен 60 градустан да түбән булмаган температуралы суда юарга;
- гаилә әгъзаларының һәрберсенең дә үз шәхси гигиена әйберләрен булдырырга;
- гаиләдә педикулез белән авырган кеше булган очракта, авыру кагылган барлык нәрсәләрне 10 минут эчендә кайнатырга.
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе киңәшләре
Чәчләрне көн саен тарарга, вакытында кисәргә, көн саен юынырга тырышырга, өс киемен һәм урын‑җир әйберләрен, ким дигәндә, 7‑10 көн саен алмаштырып торырга.
Балаларның башын һәрдаим тикшерергә, аеруча чигә һәм баш арты өлешләренә игътибар итәргә. Педикулез булу билгесе - чәч төбендәге серкәләр яисә баш тиресендәге зур булмаган яралар.
Фото: klop911.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар