16+

Казанда «Россия студентлар язы» башланды

Яз - студентлар өчен имтихан һәм зачетлар ­вакыты гына түгел, ул «Студентлар язы» белән дә истә кала. Быел исә Казанда «Россия студентлар язы» уза, башкалага илнең 73 төбәгеннән өч меңгә якын студент килде.

Казанда «Россия студентлар язы» башланды

Яз - студентлар өчен имтихан һәм зачетлар ­вакыты гына түгел, ул «Студентлар язы» белән дә истә кала. Быел исә Казанда «Россия студентлар язы» уза, башкалага илнең 73 төбәгеннән өч меңгә якын студент килде.

И җади яшьләр якшәмбе көнне студентлар парадында катнашты: Казан Кирмәненнән алып Казан федераль университетының төп бинасына кадәр уздылар. Соңыннан КФУ каршында урнаштырылган сәхнәдә «Россия студентлар язы» ачылышына багышланган концерт программасы булды. ­Россия яшьләр союзы җитәкчесе Сергей Поспелов фестивальне «Алга!» сүзләре белән ачып җибәрде. Хәзер инде 19 майга кадәр яшьләр шәһәрнең төрле концерт биналарында үз сәләтләрен күрсәтәчәк.

Ә Казанны һәрберсе үзенчә ачкан. Мәсәлән, Краснодар краеннан килгән Кубань дәүләт университеты студентлары өчен ул иң салкын шәһәрләрнең берсе булып истә калачак икән. «Безнең кайнар йөрәкләребез Татарстанны җылытып җибәрер дип өметләнәбез», - ди алар. Университетта 30 меңгә якын студент белем ала. Алдагы елларда алар «Студентлар язы»нда хореография юнәлешендә җиңү яуларга ирешкән.
- Быел аеруча тырышабыз. Нәрсәгәдер ирешү өчен һәрвакыт ­булдыра алганнан берничә баш өстәрәк булырга тырышу шарт. Иң төп көндәш - без үзебез. Арыганлыкны, ачыгуны, йокы килүен, салкын һава торышын җиңеп булса да, үз максатыңа барырга кирәк. Без сезгә тәүлек ярым килдек, шуңа карамый килеп җитүгә чыгышыбызга әзерләнә башладык, - диде Краснодар крае командасы җитәкчесе Роман Архипов.
Ханты-Манси автоном округы студентларын туган җирләре кар-бураннар белән озатып калган. Хәер, алар табигать торышына ­артык игътибар да итми бугай. Студентлар «Яз көне һава торышын син үзең сайлыйсың!» дигән шигарь астында чыгыш ясый. Алтмыш кешедән торган төркем - иң көчле командаларның берсе.

- Узган ел «оригиналь жанр», «хореография» юнә­лешендә Гран-при алуга ирештек. Бездә «Гротекс» пластика һәм пантомима театры эшли, менә алар жюри әгъзаларын ел саен шаккатыра инде. Узган ел сугыш темасын кузгатсак, быел чыгышыбызда иҗади кеше уйларын чагылдырырга булдык, - диде Ханты-Манси делегациясе җитәкчесе Каролина Шибко.

Узган елгы Гран-при иясе - Татарстан төркеме быелгы чыгышларына аеруча җаваплы карый. Татарстан исеменнән «Студентлар язы»нда 200гә якын кеше катнаша. Узган ел­ ­Россия күләмендәге фестиваль программасы нигезенә Казан дәүләт энергетика университеты чыгышы алынган, быел да алар - иң актив вузлар рәтендә. Фестивальнең төбәк этабы 21-23 апрель көннәрендә генә узганга, «Россия студентлары язы»на алар санаулы көн эчендә әзерләнгән.

- Бары тик республика этабыннан соң гына без ил күләмендәге чарага әзерләнә башлый алабыз. Дөрес, ел әйләнәсендә активистлар мәктәбе эшли, анда иҗади студентларга зур игътибар бирелә. Гайдар исемендәге мәдәният йортында әзерләндек. Быел без икеләтә җаваплылык тоябыз. Үзебезнең чыннан да иң иҗади студентлар икәнебезне дәлилләргә кирәк. Кунакларыбызга чыгыш ясау өчен яхшы шартлар булдыру да безнең өстә, - диде Россия яшьләр союзының Татарстан бүлеге җитәкчесе Нестан Читая.
Татарстан ­командасы җитәкчеләре белдергән­чә, «Студентлар язы» нә­тиҗәләре студентларның гына тырышлыгыннан тормый. Республика ярдәме булмаса, безнекеләр былтыр Гран-при, аннан алда өч тапкыр беренче урын алмас иде. Быелгы ­«Россия студентлар язы» җиңүчеләре 19 май көнне билгеле булачак.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading