16+

Казанда Рус теле көне һәм бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 218 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары үтә

Казанда Рус теле көне һәм бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 218 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары үтә

Бүген Казанда Рус теле көне һәм бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 218 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары үтә. Рус теле көне, Россия Президенты Указы нигезендә, 2011 елдан бирле уздырыла.

Ә леге уңайдан Татарстанда да ел саен тантаналы чаралар оештырыла. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры каршындагы мәйданда халык язучылары һәм шагыйрьләре, Гавриил Державин исемендәге премия лауреатлары, артистлар катнашында шигъри митинг уза, соңрак Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы оештырыла. Быел да, традиция буенча, чәчәкләр салу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә. Казанда Пушкинга һәйкәл 1956 елда ачыла, шул вакыттан бирле ел саен шагыйрьнең туган көнендә биредә Шигърият бәйрәмнәрен оештыру матур гадәткә кергән. Тарихтан билгеле булганча, Пушкин 1833 елда Казанга XVIII гасырның икенче яртысында Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы тарихын өйрәнү өчен килгән булган, әлеге вакыйгаларны хәтерләгән кешеләр белән очрашкан.

Узган ел Казанда Рус теле көнендә Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында шагыйрьнең нәселеннән булган барон Александр фон Гревениц та катнашкан иде. Ул 2015 елда Казанга хатыны һәм дүрт баласы белән яшәргә дип кайтты. Аның әтисенең бабасы Россиядән 1917 елда эмиграцияләнгән. Нибары ярты гасырдан артык вакыт узганнан соң гына аның оныклары тарихи ватаннарын кайтып күрә алган.

Татарстан Президентының бу көнне Рус милли-мәдәни берлек активы белән очрашу традициясе дә бар. Бүгенге көндә республикада милли-мәдәни берлекләр җитди эшчәнлек алып бара. Республиканың 40 районында Рус милли-мәдәни берлекнең филиаллары оештырылган. Шунысы куанычлы: әлеге хәрәкәткә яшьләр игътибарлы.

Бүген үз туган телләрендә белем алучы укучылар арасында уза торган рус теленнән халыкара олимпиаданы ябу тантанасы да була.

Казанның Лядской бакчасында исә, мәшһүр шагыйрь Александр Пушкинның туган көненә һәм Рус теле көненә багышлап, IV шәһәр китап фестивале - «Китап-фест-2017» үтә. Китап фестивалендә шәһәр халкы «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры башкаруында музыкаль әсәрләр тыңлаячак, шулай ук Казан шәһәр филармониясе артистлары Айдар Габдинов, Николай Коновалов, Гөлшат Имамиева, Рөстәм Насыйбуллин, Алинә Шәрибҗанова, балалар музыка мәктәбе шәкертләре чыгышларын күрә алачак. Фес­тивальнең төп мәйданында Казан шагыйрь­ләре шигырь укыячак, әдәби әсәрләрдән өзекләр дә булачак. Моннан тыш, шәһәр халкы әдәби флешмобта катнаша алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading