16+

 Казанның Азино тарафларына метро кайчан килеп җитәчәк?

 Татарстан, узган ел 3 011,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырып, Идел буе федераль округында беренче урынга чыккан.

 Казанның Азино тарафларына метро кайчан килеп җитәчәк?

 Татарстан, узган ел 3 011,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырып, Идел буе федераль округында беренче урынга чыккан.

 Узган елгы күрсәткечтән калышмаска

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйткәнчә, быел да республикада 3 миллион квадрат метрдан ким булмаганча торак файдалануга тапшыру ниятләнелә. Быелның 17 ноябренә күп катлы йортлардан 852,9 мең квадрат метр һәм шәхси торак төзелешендә 2 137,2 мең квадрат метр торак инде өлгертелгән. Социаль ипотека буенча150,1 мең квадрат метр торак (56 йорт) төзү планлаштырылган.

— Өлешчә мобилизация төзелеш тармагындагы кадрлар санын 3 процентка киметте. Ил җитәкчелеге куйган бурычны үтәмичә ярамый. Төрекмәнстаннан һәм Үзбәкстаннан килгән кешеләр төзелешләрдә катнаша. Гомумән алганда, республикада төзелеш тармагы тотрыклы. Чималларның күбесе үзебездә җитештерелә, шактый җиһазлар Европадан кайтартыла иде. Хәзер төзелешкә кирәкле җиһазларны Кытайдан, Һиндстаннан, Ираннан һәм Азиядәге башка илләрдән кайтарту юллары булдырылды,-диде Илшат Гыймаев.

 Киләсе елда өлешчеләр хәсрәте калмас

— 2023 елда өлешчеләр катнашындагы торак төзелешендә четереклегә әверелгән йортлар мәсьәләсен ахыргача хәл итеп бетерербез, дип уйлыйм. Татарстан җитәкчелеге теләктәшлегендә алданган өлешчеләр проблемасы 2007 елдан башлап максатчан хәл ителә. Өлешчеләр катнашында төзелгән йортлардан 1,5 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, 18 мең кеше фатир алды. Хәзер Түбән Кама шәһәрендә-2 һәм Казанда 2 проблемалы өлешле торак төзелеше бар. Бүген өлешле торак төзелешләре эскроу хисап аша башкарыла, банклар төзелеш барышын катгый күзәтчелектә тота. Өлешле төзелештә катнашучы кеше үз акчасын кире кайтарып алырга хокуклы,-диде Илшат Гыймаев.-Әйткәнемчә, өлешле торак төзелешендәге проблемалы йортлар мәсьәләсе 2023 елда хәл итеп бетереләчәк.

 Илкүләм проектлар файдасы

 “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында, Алабугада һәм Яшел Үзәндә быел мәдәният үзәкләре төзеп тапшырылган. Арча, Баулы, Яшел Үзән, Чүпрәле, Мамадыш районнарында яңа клублар төзелгән. Түбән Кама һәм Буа районнарында мәдәният учреждениеләре төзекләндерелгән. Илшат Гыймаев сүзләренә караганда, Чаллы шәһәрендәге “Мастеровые” рус драма театры бинасы бик матур булып килеп чыккан. Россия Федерациясенең “Мәдәниятны һәм туристлыкны үстерү” буенча дәүләт программасы нигезендә башкарылган әлеге төзелеш.

Республика программасы ярдәмендә быел сәламәтлек саклау өлкәсенә караган 25 учреждение төзү планлаштырылган, шулардан 23 фельдшер-акушер пункты инде сафка бастырылган. “Демография” илкүләм проекты ярдәмендә Алексеевское бистәсендә ясалма бозлы ябык түбәле шугалак барлыкка китерелгән. Казанда һәм Түбән Камада “акыллы” спорт мәйданчыклары төзү планлаштырылган. Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә модуль спорт залы һәм бассейн төзеләчәк. Түбән Кама шәһәрендә, Буа районының Альшеева авылында һәм Биектау районының Чернышевка авылында балалар бакчалары файдалануга тапшырылган. Тукай районының Новотроицкое авылындагы балалар бакчасы төзелеш тәмамлану алдында. Татарстанда быелгы уку елына 9 мәктәп төзелгән.

 Азинода яшәүчеләр бисмилла әйтеп торыгыз

 Казандагы метрополитенның икенче чираты төзелеше турында да әйтеп үтелде.
 — Метро юлы Азино тарафларында яшәүчеләргә кайчан килеп җитәр икән?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән кызыксынып сорау бирдем.
— Метроның беренче чираты әле үзен акламый, моның өчен станцияләрнең күбрәк булуы кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә икенче чиратның төзелешләре актив рәвештә бара. Фучик урамыннан Сахаров урамына кадәр тоннельнең берсе казылды инде, икенчесендә эшләр бара. Сахаров урамындагы метро станциясе төзелешендә күпчелек эшләр башкарылды. Метро төзелешендә ел саен 500 миллион сумнан башлап, 1 миллиард сумга кадәр акча тотыла. Инвесторлар акчасы кулланылмый. Фучик урамы-Сахаров урамы станцияләрен 2027 елда тапшыру ниятләнелә. Финанслау яхшырак булган очракта, бу участокның алданрак та файдалануга тапшырылу ихтималы бар,-дип җавап бирде Илшат Гыймаев. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Э менэ Борискино, Отар якларына кайчан булыр икэн ул. Кичке 6дан сон 77 е йорми.э ничек кайтырга ул якка, бу хакта уйлаучы юк элегэ.гел таксида йорерлек тугел шул, безнен хезмэт хаклары.

    Мөһим

    loading