16+

Казанның ЮХИДИ идарәсе пропаганда хезмәте җитәкчесе Иделия Шаһова юл хәрәкәте иминлеге турында

Юл хәрәкәте иминлеге турында сүз чыкканда, игътибар үзәгенә җәяүле кеше чыга. Ләкин соңгыларына да өстенлек турында гына уйлап, хокук даулау түгел, ә кагыйдәләрне дә үтәү зарур. Чөнки игътибарсызлык еш кына фаҗигалы тәмамлана. Казанның ЮХИДИ идарәсе пропаганда хезмәте җитәкчесе Иделия Шаһова да һәр юл-транспорт һаләкәтендә машина йөртүчеләрне генә гаепләргә кирәкми, дигән...

Юл хәрәкәте иминлеге турында сүз чыкканда, игътибар үзәгенә җәяүле кеше чыга. Ләкин соңгыларына да өстенлек турында гына уйлап, хокук даулау түгел, ә кагыйдәләрне дә үтәү зарур. Чөнки игътибарсызлык еш кына фаҗигалы тәмамлана. Казанның ЮХИДИ идарәсе пропаганда хезмәте җитәкчесе Иделия Шаһова да һәр юл-транспорт һаләкәтендә машина йөртүчеләрне генә гаепләргә кирәкми, дигән...

Юл хәрәкәте иминлеге турында сүз чыкканда, игътибар үзәгенә җәяүле кеше чыга. Ләкин соңгыларына да өстенлек турында гына уйлап, хокук даулау түгел, ә кагыйдәләрне дә үтәү зарур. Чөнки игътибарсызлык еш кына фаҗигалы тәмамлана. Казанның ЮХИДИ идарәсе пропаганда хезмәте җитәкчесе Иделия Шаһова да һәр юл-транспорт һаләкәтендә машина йөртүчеләрне генә гаепләргә кирәкми, дигән фикердә.

- Гаеп ике якта да бар, - ди ул. - Казанда гыйнвар аенда 21 юл-транспорт һәлакәте җәяүлеләр гаебе белән килеп чыкты. Гап-гади кагыйдәләрне истә тоту гына зарур юкса. Урам аша теләсә кайдан түгел, ә җир өсте һәм җир асты юл кичүләре аша гына чыгарга. "Зебра" сызыгында да игътибарлырак булырга, юл аша чыкканда як-ягыбызга игътибар белән карарга кирәк. Юл аша чыкканда шулай ук тирә-якны каплый торган капюшоннарны салырга, кулчатырны баш өстеннән төшереп, җыеп тотарга, телефоннан сөйләшмәскә һәм музыка тыңламаска, юлдашың белән, дөньяңны онытып, әңгәмәгә бирелмәскә киңәш ителә. Болар барысы да игътибарны читкә юнәлтә. Машина йөртүчеләр юл кичүләрендә 32 җәяүлене бәрдерде, алар, әлбәттә, җәзасын алачак.

- Бездәге табигать шартлары да җәяүлегә өстәмә сынаулар тудыра бит әле.

- Кышкы чорда юл хәрәкәте бермә-бер катлаулана. Кар, буран, бозлавык... Тәүлекнең караңгы вакыты озын булу да тискәре йогынты ясый. Автомобильнең якын (ближний) утларын кабызып кына барган очракта кеше 25-30 метрдан гына күренә. Европа илләре үрнәгендә хәзер бездә дә яктылык кайтаручы киемнәр, фликер, значок һәм беләзек кебек әйберләр кулланышка керә бара. Киемгә яктылык кайтаручы беләзек яки тасма беркетелгән очракта җәяүле инде 130-140 метрдан, ә автомобильнең ераклык (дальний) уты кабызылганда 400 метрга кадәр арадан күренә.

- Кечкенә балаларның: "Кызыл утка чыкмагыз, тәрбияче апа юлда кызыл утка чыгарга кушмады," - дип, әти-әнисенең яки әбисенең кулыннан тартканын күргәнем бар. Балалар олылардан белемлерәк бу мәсьәләдә.

- Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Автоинспекция хезмәткәрләре килеп дәресләр үткәрә, конкурслар оештыра. Сабый ул олы кеше әйткән һәр сүзгә ышана, олы кешенең эш-гамәлләрен күңеленә сеңдерә. Үзебез кагыйдәләрне бозабыз икән, балага "кагыйдәләрне үтә" дип акыл өйрәтүебезнең нәтиҗәсе икеле. Өйрәтик, ләкин, беренче чиратта юлда үзебез уңай үрнәк күрсәтик.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading