16+

Казансу яшәрәчәк

Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнехановка «Казансу» елгасының яр буе биләмәсен комплекслы үстерү концепциясен презентацияләделәр. Президент сүзләренчә, «Казансу»ның яр буе биләмәсен үстерүдә инвесторлар акчаларын җәлеп итү мөһим. «Расланган проекттан башка бернәрсә дә эшләргә ярамый, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа күрә бердәй концепция эшләргә һәм аны барлык кызыксынган...

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин журналистларга биргән интервьюсында әйткәнчә, концепцияне гамәлгә ашыру якындагы ун ел эчендә берничә этапта башкарылачак. «Президент конкрет бурыч куйды, вакытлар билгеләде. Хәзерге вакытта без концепцияне эшләү процессында - проектлау документларын әзерләүгә керешәбез. Аннары экспертизага тотынырбыз. Без, әлбәттә, бу турыда фикер алышуга Казан халкын да җәлеп итәчәкбез. Бу ачык дискуссия булачак. Концепция җәмәгатьчелек, экологлар, гидрокорылмалар һәм су ресурсларын саклау буенча белгечләр белән җентекләп тикшерүне сорый. Безнең су корылмалары инде 50 ел эшләп килә. Башка шәһәрләр, су корылмалары белән беррәттән, яр буйларын да ныгытып барганнар. Безгә, 50 ел соңлап булса да, хатабызны төзәтергә кирәк, - диде Илсур Метшин. - Проектны гамәлгә ашырып, без шәһәребезне матурларга телибез. Безнең бик матур Иделебез бар, әмма ул тимер юллар белән бүлгәләнгән. Безнең Казансуыбыз, Кабаныбыз бар, әмма аларны төзекләндерү һәрвакыт икенче планга калып килде. Татарстан Президентына, спорт корылмаларын, юлларны әзерләүдән башка төп мәсьәлә итеп яр буен төзекләндерү мәсьәләсен карауны тиешле дәрәҗәгә күтәргәне өчен бик рәхмәтлемен. Казан 2013 елда булачак Универсиаданы көтеп яши. Кайбер мәсьәләләр бу вакытка кадәр үк хәл ителәчәк. Мәсәлән, уеннарга әзерлек кысаларында Ленин күпереннән Миллениум күперенә кадәр булган ара төзелеп ятучы футбол стадионы ягыннан төзекләндереләчәк. Ә инде июнь ахырына кадәр без ишкәкле көймәләр каналын ачачакбыз. Бу инде велоюллары, ял зонасы, матур яры булган реальләштерелгән проект».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading