16+

Казансуга баш белән

Кремль каршында хайдайвинг өчен вышка төзиләр

Казансуга баш белән

Кремль каршында хайдайвинг өчен вышка төзиләр

Ялгышмасам, Зөлфәт Хәкимнең бер юморескасында бугай, баш әйләндергеч бер кызыкайның кыланмышларына түзми­чә, бер егет башы белән тирән коега сикерә. Кое ярар инде, кечкенә чакта язгы ташу вакытында, бәхәскә кереп, Шушма аша күпердән суга башы белән түбән сикергән бер абзыйга исем киткән иде. Ярты авыл җыелгандыр аның бу тилелеген карарга. Андыйлар башка авылларда да булгандыр, әлбәттә, ләкин шул кешеләргә, аларның ул кыланышларының, ягъни экстремаль биеклектән суга сикерүләрнең хайдайвинг дип аталуын әйтсәң, шактый гаҗәпләнерләр иде, мөгаен.
Казан август аенда хайдайвинг буенча дөнья кубогын кабул итәчәк.Ул тарихта беренче тапкыр уздырыла. Газетада моның өчен Кремль тирәсендә Казансу елгасында вышка төзелүе турында хәбәр иткән идек. Төзелешне үз күзләребез белән күреп кайттык.
Бу ярышларны киләсе елда Казанда үтәчәк дөнья чемпионатына репетиция дисәң дә була. Суга сикерү спорт төре әле узган ел гына беренче тапкыр чемпионат программасына кертелде. Җомга көне киче булуга карамастан, төзелеш мәйданы гөрләп тора. Краннар, бульдозерлар эшли, шактый эш башкарылган инде. Суга сикерүчеләр, ягъни хайдайвингчылар сикергәч төпкә җитә алмасын өчен, сикерү мәйданында Казансу 8 метрга тирәнәйтелә. Вышка 27 метр биеклектә булачак.
Ярыш кысаларында ирләр - 27, ә хатын-кызлар 20 метр биеклектән суга сикерәчәк. Белгән кешеләр әйтүенчә, искиткеч күренеш булачак икән әлеге ярыш­лар. Бу инде сиңа авыл күпере генә түгел, 9-10 катлы йорт биеклеге. Елганың сикерү урыны янәшәсендәге урын да 2 метр ярымга тирәнәйтелә. Анда йөзү буенча ярышлар үтәчәк диләр. Быел монда кубок ярышлары үтсә, 2015 елда, Су спорты буенча дөнья чемпионаты кысаларында, бу спорт төрләре буенча ярышлар нәкъ шушында үтәчәк. Башта әлеге вышканы Кабан күленә урнаштырырга уйлаганнар, аннан, Кремль яны кулайрак дип табылган.
Мондый ярышлар буенча да Казанның беренчеләрдән булуы бик яхшы күренеш, әлбәттә. Ярышлар үткәч тә әлеге вышканың, аның тирәсендәге инфраструктураның Казанда калуы - тагы да яхшырак. Бәлки киләчәктә кемнәрдер шул вышкадан Казансуга сикерү белән шөгыльләнер. Ни дисәң дә, күпердән сикерү түгел инде бу. Әнә бит, универсиадага төзелгән биналар да һич буш тормый. Кемнәрдер сәламәтлек өчен, кемнәрдер ярышларда катнашыр өчен шул биналарда спорт белән шөгыльләнә.
Төзелеш урынын карап йөргәч шулар килде уйга. Барам әле мин августта кемнәрнеңдер 9 катлы йорт биеклегеннән Казансуга баш белән сикергәнен карарга. Кечкенәдән хәтердә - кызык күренеш ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading