16+

КФУ нефть тә чыгара, авырулар да дәвалый

Казан федераль университеты быел 11 меңнән артык яңа студентка үз ишекләрен ачты. Вузда барлыгы 40 меңнән артык студент белем ала.

КФУ нефть тә чыгара, авырулар да дәвалый

Казан федераль университеты быел 11 меңнән артык яңа студентка үз ишекләрен ачты. Вузда барлыгы 40 меңнән артык студент белем ала.

- Быелгы кабул итү комиссиясе эшен уңышлы дип әйтә алам. Бездә бер урынга 15 кеше дәгъва кылды. Сер түгел, Идел буе регионнарының ун вузы арасында без иң алдынгы урында барабыз. Студентлар безгә бер фән буенча 78,47 балл белән укырга керәләр. Ә башка регионнарда бу балл күпкә түбәнрәк. 3,6 мең студент бюджет урыннарына укырга керде, - диде Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров.

96 абитуриент вузга 100 балл белән кергән, шуларның уникесе өч фән буенча 300 балл җыйган. Алар халыкара олимпиадалар призерлары.
Федераль университетка укырга керергә теләүчеләр шулкадәр күп ки, аларга хәтта тулай торакта урын да җитмәгән.

- Беренче сентябрь алдыннан ял итү бүлмәләрен ашыгыч рәвештә студентларга яшәргә җайлаштырдык. Универсиада авылы, Гадел Кутуй, Пушкин урамындагы тулай тораклар төзекләндерелде, - диде ректор.
Ләкин вуз кичергән үзгәрешләр бу гына түгел. Яңа уку елына студентлар ремонт ясалган яңа кампусларда белем ала башлаячак. Идарә, икътисад һәм финанс институты, Педагогика һәм психология институты, Экология һәм табигатьне куллану институты, Югары журналистика мәктәбе биналарында ремонт ясалган. Әйтик, булачак журналистлар өчен махсус монтаж ясый торган бүлмә булдырылган. Университет үз эченә алган хастаханәләрдә хирургия, коордиология бүлекләре рәткә китерелгән.
- "Ддуслык хастаханәсе" булдыр турында хыялланабыз. Хәзер хәрби госпиталь бинасын төзекләндерәбез. Бөтен эшләрне дә Татарстанның Мәдәният министрлыгы карап тора. КФУның барлык биналары да тарихи кыйммәткә ия. Шуңа да һәр яңалыкны сагаеп каршы алучылар бар. Тәнкыйтьләүче кешеләр үзләре берәр бинаны торгызып карасын, - диде ректор.



Беренче сентябрьдән университет укытучыларының хезмәт хаклары да арта. Мәсәлән, кафедра ассистентының хезмәт хакы 21 мең сумнан да ким булмаячак. Ассистент, фән кандидаты - 26 мең, доцент, фән кандидаты - 31 мең, кафедра мөдире 50 мең сум хезмәт хакы алачак. Бу хезмәт хакына тагын 30-40 процент мотивлаштыру кереме дә каралган.

Студентларның стипендияләре исә төрлечә: академик стипендиянең күләме 1590 сум тәшкил итә, имтиханнарын "биш"кә биргәннәр 2385 сум алачак. Математиклар, радиофизикларның стипендияләре башкалардан күбрәк. Ай саен студентларга стипендия түләү өчен 100 миллион сум акча тотыла.
Илшат Гафуров Әлмәт шәһәрендәге Югары нефть мәтәбен булдырырга ярдәм итәчәген дә ассызыклады.
- Ул уку йорты киләчәктә безнең составта булса да, булмаса да, нефть мәктәбен ачуга үз өлешебезне кертәчәкбез, - диде ректор.

КФУ үз нефть сважиналарын булдырырга җыена дигән имеш-миимешләрне дә раслады Гафуров. Алар университетка фән белән шөгыльләнүдә кирәк булачак. Күбрәк традицион булмаган нефть алачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading