16+

Киләчәк шәһәрен күрәсегез килсә, ул – Иннополис

Фән шәһәренә нигез салынганга 8 ел тулган.

Киләчәк шәһәрен күрәсегез килсә, ул – Иннополис

Фән шәһәренә нигез салынганга 8 ел тулган.

Керосин лампасының сүрән яктылыгында китап укып үскән буыннар электр утына, радио һәм телевизорларга гаҗәпләндек. Бүген компьютерларны, кәрәзле телефоннарны куллану бәхетенә ирештек. 

Робот такси, кайда синең “шоферың”?
Тагын да югары технологияләрне күреп булмас инде, дип, һич тә борчылырга кирәкми. Казан янәшәсендәге Иннополис шәһәренә барасы да кайтасы.
–Иннополиста югары технологияләр, ясалма акыл инде тормыш-көнкүрештә кулланыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә Иннополиста инновацион проектлар актив рәвештә гамәлгә ашырыла, - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Хөкүмәт йортында узган брифингта.

 Иннополис мэры Руслан Шагалиев таныштырганча, Иннополис фән шәһәренә нигез салынганга 8 ел тулган. Биредә көн саен 7 800 кеше була, 1239 студент белем ала. Иннополиста 624 компания һәм шәхси предприятие эшчәнлек алып бара. Алар узган ел җирле һәм төбәк бюджетына 1961,9 миллион сум салым түләгән. Балалар бакчасына 336 сабый йөртелә, “Иннополис” мәктәбендә 694 укучы белем ала, сәнгать мәктәбендә 180 бала шөгыльләнә. Өлкәннәр һәм балалар өчен медицина үзәге эшли, узган ел Иннополиста 57 бала дөньяга килгән.

–Иннополиска елына 100 мең кеше экскурсия ясый. Быелның май аенда роботлаштырылган кунакханә ачылачак. Шуннан соң туристлар экскурсия белән генә чикләнмәс, бездә 1-2 көнгә тукталыр, дип уйлыйбыз. Көнкүреш шартлары тудырылган, хәтта робот таксида да йөрергә була. Робот такси Иннополис территориясе буенча йөри, аннан файдаланган өчен түлисе түгел. Узган ел 8 робот такси 32 мең йөреш ясады. Экскурсоводлар еш кына Иннополис турында ялгыш мәгълүматлар бирә. Үзебезнең экскурсоводларны әзерлибез, аларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Рәхим итеп, “Иннополис” тамгасы төшерелгән автобусларда Иннополиска килеп, карап-танышып йөрегез, - диде Руслан Шагалиев.

Фантастика монда гадәти күренеш
“Иннополис” үзгә икътисади зонасы генераль директоры Ренат Хәлимов сөйләгәнчә, биредәге сәнәгать паркларында 8 996 кеше эшли, узган ел 49,7 миллиард сумлык продукция җитештерелгән. 
– 50 компания чит ил товарларына алмаш җитештерә. Роботлар, пилотсыз очкычлар чыгарабыз. Иннополиста гына түгел, Лаеш районы җирлегендә урнашкан “Лаеш” технопаркында да платалар җитештерүгә керешелде. Якын киләчәктә елына 1 миллион плата җитештерү куәтләренә ирешү ниятләнелә, - диде Ренат Хәлимов.

– Моңа кадәр платалар Кытайдан кайтартылды. Платаларны, шулай ук микрочипларны тулысынча үзебездә ясый башлау максаты тора. Платалар компьютерлар җыюда кулланыла. Пилотсыз очкычлар Иннополиста гына түгел, республикадагы берничә предприятиедә җыела, - дип, өстәде Роман Шәйхетдинов.

Иннополис университетына “куркыныч конкурс”
Иннополис университетында бүген 32 илдән 1239 студент белем ала.

–150 илдән 11 216 гариза исәпләнә. Һәр гаризаны да канәгатьләндерә алмыйбыз. Иннополис университетына цифрлы профессияләргә укырга кабул итү имтиханнары таләпләре бик югары, иң көчлеләрне генә кабул итәбез. 3 тулай торак сафка бастырылды, тулай тораклар төзү дәвам итә. 2030 елга зур конференцияләр залын төзеп бетерү ниятләнелә, - диде Иннополис университеты директоры Кирилл Симинихин. 

–Кытайда, Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә, Һиндстанда һәм Малайзиядә бүген Иннополис университетының вәкиллекләре эшли. Иннополис университетында, башлыча, БРИКС илләре студентлары, гомумән, Россиягә дус булган илләрдән килеп белем алалар. Бер студент АКШтан да килгән иде, - дип, җавапны тулыландырды Роман Шәйхетдинов. 

Роман Шәйхетдинов йомгаклау сүзендә Иннополисның алгарышлы үсештә булуын, нәтиҗәдә, республикага һәм илгә дә файда китерүен әйтте.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading