16+

Кирәкмәгән такта

Егерме беренче гасыр кешеләре - ялкау. Бу инде фактка әйләнеп бара. Кәнәфидән торып ут яндыру, чәй кайнату, пәрдәләрне тартып кую ирендертә, безгә боларның барысында бер төймәгә басып эшләү, дөрес­рәге, эшләтү җайлырак. Хәзер автобус көтеп торырга да ялкаулана башладык. Гомумән, кычытмаган җирне кашып, авыртканына игътибар бирмәү кешелеккә хас бер сыйфат икәненә...

Кирәкмәгән такта

Егерме беренче гасыр кешеләре - ялкау. Бу инде фактка әйләнеп бара. Кәнәфидән торып ут яндыру, чәй кайнату, пәрдәләрне тартып кую ирендертә, безгә боларның барысында бер төймәгә басып эшләү, дөрес­рәге, эшләтү җайлырак. Хәзер автобус көтеп торырга да ялкаулана башладык. Гомумән, кычытмаган җирне кашып, авыртканына игътибар бирмәү кешелеккә хас бер сыйфат икәненә...

Егерме беренче гасыр кешеләре - ялкау. Бу инде фактка әйләнеп бара. Кәнәфидән торып ут яндыру, чәй кайнату, пәрдәләрне тартып кую ирендертә, безгә боларның барысында бер төймәгә басып эшләү, дөрес­рәге, эшләтү җайлырак. Хәзер автобус көтеп торырга да ялкаулана башладык. Гомумән, кычытмаган җирне кашып, авыртканына игътибар бирмәү кешелеккә хас бер сыйфат икәненә көннән-көн инанам. Инде күпләрегез автобус тукталышындагы электрон такталарга игътибар иткәндер. Cүзем шулар турында.
Сезгә ничектер, шәхсән миңа әлеге җайланманың берничек тә ярдәм иткәне юк. «47 Деревня Универсиады - Батыршина 2 минуты» дип язылганның кисәк кенә алты минутка әйләнеп куйганы булды. Әле алты минуттан соң килсә, рәхмәт әйтерсең. Тактадагы исемлектән әлеге маршрут автобусы бөтенләй югалырга да мөмкин.
Казан башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков сүзләренә караганда, әлеге такталар кич, дөресрәге, төнлә йөрүчеләр өчен бик уңайлы икән:
- Автобуслар паркы кичке сигезгә чаклы гына тулы куәтенә эшли. Унга кадәр бары тик 36 маршрутта 106 автобус дежурга кала. Шуңа күрә алар сирәгәя. Кешеләр автобус киләме-юкмы дип торганда, менә бу такталар ярдәмгә килә дә инде, - дип аңлатты ул.
Әлеге таблоларның берсе 60-100 мең сум чамасы тора. Казан буенча гына да 100дән артык такта куелган булса, тапкырлау таблицасын ятлаган кеше буларак, шактый зур сумма килеп чыкканын чамалыйм.
Моңарчы автобус көткәннәр әле, катып та үлмәгәннәр, урамда да басып калмаганнар. Ә без, күрәсең, бер урында тик кенә басып торып, тамыр җәюдән куркабыздыр. Менә Сәлимә әби дә, минем кебек, әлеге тактага игьтибар бирми икән:
- Күрмим шул мин аны. Автобус килеп туктагач, кондуктордан нинди маршрут икәнен кереп сорыйм, хәтта зур итеп язылган автобус номерын да күрмим. Абайламый калсаң, уза да китә. Ә менә кычкырып әйтә торган җайланмаларны әйбәт уйлап тапканнар, минем кебек күзсез кешеләргә менә дигән, - диде ул.
Күпләрегез ишетеп тә өлгергәндер, мөгаен, начар күрүчеләр өчен автобус өстендә тукталышларда автобус маршрутын игълан итә торган җайланма барлыкка килде. Ул бик уңайлы. Киләчәктә 292 транспорт чарасы әлеге җиһаз белән җайландырылачак дип белдерәләр: 150 автобус, 90 троллейбус һәм 52 трамвай.
Телефоннар өчен махсус кушымталар да уйлап табылган. Өйдән чыгып китәр алдыннан кирәкле маршрутның кайда икәнен карап, автобус тукталышка килеп җиткәндә генә урамга чыгарга мөмкин. Әлеге җайланмада автобусның кайда тукталып торуын да күрергә була. Бу ысул мең тапкыр уңайлырак һәм бюджеттан да күп акча таләп итми. Өлкән яшьтәгеләр нишләр соң, диярсез. Әби-бабайларның теле бар, яшьләргә мөрәҗәгать итә алалар.
Ә-ә, сүзне бит теге такталардан башлаган идем.
- Эшкә соңга калган вакытта кирәкле маршрутның 20 минуттан соң гына киләчәген күргәч, бүтән автобуска утырам. Кайвакыт шул 20 минут 30 минутка да әйләнеп куярга мөмкин шул. Ул тактага гына ышанып булмый. Кыйбаткарак төшә, билгеле, ләкин такси яллавың мең кат кулайрак, - диде Наталья исемле ханым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading