16+

Күл буена килсәң иде, жилетыңны кисәң иде...

Татарстанда быелгы коену сезонында рәсми эшләгән пляжларда суга батып үлүләргә юл куелмаган. Ләкин, коену сезонында пляжлардан читтәге сулыкларда 68 кеше суга батып һәлак булган. Гомүмән, ел башыннан 86 кеше су корбанына әверелгән.

Күл буена килсәң иде, жилетыңны кисәң иде...

Татарстанда быелгы коену сезонында рәсми эшләгән пляжларда суга батып үлүләргә юл куелмаган. Ләкин, коену сезонында пляжлардан читтәге сулыкларда 68 кеше суга батып һәлак булган. Гомүмән, ел башыннан 86 кеше су корбанына әверелгән.

Республиканың кече күләмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов әлеге күңелсез саннарны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.

Казансуда мәет табылды

 Казан тимер юл вокзалы тирәсендә 20 октябрь иртәсендә Казансу ярында бер хатын-кызның мәете табылган.
— Ул суга батып үлгән. Документлары юк, шунлыктан әлегә кем булуы ачыкланмаган. Хәзер су салкын, бигрәк тә өлкәннәргә елга ярларына якын килеп йөрмәскә кирәк. Кеше бер мизгелгә аңын югалтып, яки кан басымы уйнаклаудан хәлсезләнеп, суга егылырга мөмкин. Гадәттә ярлар текә, тәгәрәп төшкәндә аңсызлану һәм суга тончыгып үлү бик ихтимал,- дип кисәтте Юрий Венедиктов.

Рәсми пляж ышанычлы

Татарстанда быел 14 яңа пляж ачылган, киләсе елда 10 муниципаль берәмлектә тагын 13 пляж төзү планлаштырылган. Юрий Венедиктов таныш булмаган урыннарда су коенуның хәвефле булганлыгын искәртте. Таныш булмаган урыннарда баштүбән суга сикерергә ярамый: су эчендә очлы казыкның яки тимернең кадалып торуы мөмкин. Исерек яки спиртлы эчемлек кулланган хәлдә суга керү, шулай ук хәвефле.
 — Хәзер су температурасы +7 градусны гына тәшкил итә. Мондый суда инде коенырга ярамый,- диде МЧС вәкиле.

Көймәләрне чылбырга куй

Күпчелек һәвәскәрләр үзләренең көймәләрен кышкы саклауга куйган инде. Ләкин, кече күләмле көймәләрдә балыкка баручылар очрый икән әле. Юрий Венедиктов суның салкынайганлыгын кабат искәртте. Көймәдән егылып төшкән очракта, әгәр ярдәм санаулы минутлар эчендә килеп җитмәсә, кеше салкын суда исән кала алмаячак. Коткару жилетларының ачык кызыл-сары төсләрдә һәм гүәдә үлчәменә төгәл туры килергә тиешлеген әйтте баш инспектор.

Кече күләмле көймәләрне вакытында теркәргә, көймәләрне идарә итү таныклыклары срогын вакытында озынайтырга чакырды ул. Бу эшләрне электрон тәртиптә дә башкарып була.

 Иделдә су ник кимегән?

 Иделдә су кимегәнлегенә борчылып, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
— Куйбышев сусаклагычы Балтыйк һәм Каспий диңгезләре системасына карый. Язгы һәм көзге якларда, сусаклагычтагы суны чистартып алу максатларында, плотинадан су диңгезгә җибәрелә. Бүгеннәрдә дә боз катыр алдыннан сусаклагыч суы бераз җибәрелде. Критик чиктә су кимемәде, Иделдә су биеклеге 54 метрны тәшкил итә, бу елга суднолары йөреше өчен тулы мөмкинлек бирә,- дип җавап кайтарды Юрий Венедиктов.
 
Бозга бармагыңны да төртмә

Якын көннәрдә эчке сулыкларда су өсте юка боз элпәсе белән каплана башлаячак. Бозлану башлангач, елга һәм күлләргә кече күләмле көймәләрдә керү катгый тыела, чөнки, бу хәвефле.
— Көзге каникул көннәрендә кечкенә балаларның елга буйларында ялгызлары гына уйнап йөрүенә юл куймаска кирәк. Коену чорында сулыкларда 6 бала батып үлде инде, фаҗигаләр санын арттырмыйк, гаиләләргә яңа кайгы килмәсен,- дип үтенде Юрий Венедиктов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading