«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйлә Фазлыева Казанда 9 май - Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар программасы белән таныштырды.
Иртәнге якта, үзенчәлекле «салют» рәвешендә, шәһәр фонтаннары эшләтеп җибәреләчәк. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган шәһәркүләм тантана Ирек мәйданында 10.00 сәгатьтә башлана. Биредә Казан гарнизоны гаскәрләре, мәктәпләрнең яшь армиячеләре һәм хокук саклау отрядлары парады узачак. «Казан җырлый» проекты кысаларында, иҗат коллективларыннан 5 мең кеше сугыш чоры җырларын башкарачак.
Ирек мәйданындагы парадка кадәр (8.00 сәгатьтә) Татарстан һәм Казан җитәкчелеге, сугыш ветераннары Арча һәм Архангель зиратларында хәрбиләр каберлекләренә чәчәкләр китерәчәк. Татарстан Президенты Җиңү паркындагы Мәңгелек утка һәм Тол хатыннар һәйкәленә чәчәкләрне 9.00 сәгатьтә салачак.
Ирек мәйданында 11.40тан 14.00 сәгатькә кадәр танылган артистлар концерты, Җиңү паркында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Фанфары Победы» фестивале узачак. Анда балалар тынлы оркестрларының тупланма оркестры чыгыш ясаячак. Җиңү паркында яшьләр өчен кичке программа 18.00 сәгатьтә башлана. 22.00 сәгатьтә - Җиңү салюты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар