16+

Көннәр җылы тора әле

Чып-чын кышкы салкыннар килеп җитә алмый әле. Алдагы көннәрдә дә җылы булачак, юеш кар явуы көтелә.

Көннәр җылы тора әле

Чып-чын кышкы салкыннар килеп җитә алмый әле. Алдагы көннәрдә дә җылы булачак, юеш кар явуы көтелә.

Бүген көндез һава температурасы +1 градуска кадәр җылыта. 25 декабрьдә аязучан болытлы һава көтелә, температура төнлә белән 3-8 градус салкын булса, көндезге якта 1-6 градус салкын. Юеш кар явачак, юлларда бозлавык. 26 декабрьдә дә әллә ни салкын түгел: төнге якта -9, -13 градус булса, көндез -2,-7 градус торачак. Төнлә кар явачак, көндез явым-төшемнәр көтелми, юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading