16+

 Коммуналь түләүләр нигезләнелмәгән булса, түләү тәртибе тикшереләчәк

 Тарифлар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында финанс чыганакларының нинди максатларга тотылуы, тарифлар үзгәреше, хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты- сөйләшүнең үзәк темасы булды.

 Коммуналь түләүләр нигезләнелмәгән булса, түләү тәртибе тикшереләчәк

 Тарифлар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында финанс чыганакларының нинди максатларга тотылуы, тарифлар үзгәреше, хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты- сөйләшүнең үзәк темасы булды.

Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүдә Идел буе федераль округында әйдаман булганлыгы әйтелде. Транспорт өлкәсендә пассажирлар йөртү тарифларын индексацияләү башкарылган. Нәтиҗәдә, җәмәгать транспортында билет бәяләренең кискен артуына юл куелмаган. Дарулар бәяләрендә һәм социаль хезмәт күрсәтүләрдә бәяләр билгеләү тотрыклыландырылган.

— Газ куллануга халык өчен тарифлар 2024 елга кадәр үзгәрмәячәк. Коммуналь хезмәтләргә түләүләр башкаруда 72 927 гаиләгә субсидия бирелде, бу- 1 069,5 миллион сум. 11 442 шәхси йорт кишәрлеге чигенә кадәр бушлай газ торбасы сузылды. Гомум исәптә 100 чакрым торба үткәргечләр ремонтланды,- диде Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев. 

Коммуналь хезмәтләрнең бәясе предприятиеләр өчен дә һәм халык өчен дә бер рәвештә хисапланылуын искәртте ул. Хезмәт күрсәтүнең сыйфаты бәягә тәңгәл килергә тиеш. 
— Әгәр сыйфат тарифлар карарларындагы билгеләмәләргә җавап бирмәсә, коммуналь түләүләрне ачыклау һәм киметү ягына таба яңадан хисаплау гамәле кулланлачак,- диде Александр Груничев.

 Республиканың 7 районында дәүләт яки муниципаль милекне шәхси инвесторларга файдалануга, шулай ук төзекләндерүгә тапшыру буенча (концессион) килешүләр төзүгә керешмәгәннәр. Аларга бу эшне активлаштырырга тәкъдим ителде.

Питрәч районы хакимияте башлыгы Илһам Кашапов  үзенең чыгышында район халкының 62 мең 19 кешегә җиткәнлеген әйтте. 
— Халык саны арту суга ихтыяҗны арттырды. Районда суүткәргечләрнең гомум озынлыгы 427,5 чакрым, шуның 225 чакрымны тәшкил иткән өлеше авария хәлендә, торбалар искерде,- дип, мәсьәләнең җитди булганлыгын ачып салды Илһам Кашапов.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин йомгаклау сүзендә Тарифлар буенча дәүләт комитетының узган елдагы эшчәнлеген уңай бәяләде.
— Республика 13 илкүләм һәм 49 төбәк проектында катнаша, аларны гамәлгә ашыруга узган ел 43,7 миллиард сум күчерелде. Социаль һәм коммуналь тармактагы биналарны капиталь ремонтлауда 44 республика программасы башкарылды. Тарифлар буенча дәүләт комитеты тырышлыгында, гражданнарның коммуналь түләүләре күләме үсеше индексы 9 проценттан артмады,- диде Алексей Песошин.

Ул санкцияләр шартларында социаль-икътисади үсеш темпларын саклауны - дәүләт хакимиятенең башкарма органнарының мөһим бурычы, -диде ул. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading