16+

Компенсациягә үзгәреш кертелә

Быелның 1 гыйнварыннан, мәгълүм булганча, балалар бакчасы өчен 2504 сум түләү алына.

Компенсациягә үзгәреш кертелә

Быелның 1 гыйнварыннан, мәгълүм булганча, балалар бакчасы өчен 2504 сум түләү алына.

Инвалид малайлар һәм кызлар, ятимнәр, ата-ана тәрбияләвеннән мәхрүм калган балалар, шулай ук туберкулез интоксикацияле нәниләр балалар бакчасы өчен түләүдән азат. Күп балалы гаиләләрдән бакчага йөртелүче сабый өчен түләүнең 50 процент өлеше республика бюджетыннан каплана. Ата-аналарның хезмәт хакына бәйле рәвештә, бакчага түләүләрнең бер өлеше шәһәр бюджетыннан компенсацияләнә. Шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин әйткәнчә, компенсация алу тәртибенә яңа категорияләр өстәүгә ирешелгән. Болар - инвалид ата-аналар һәм балалар бакчаларының кече хезмәт күрсәтү персоналы. Аларның балалары бакчага йөртелгән өчен алынган түләү 100 процентка компенсацияләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading