16+

Роналдиньо белән Окоча Казанда Конфедерацияләр Кубогы паркын ачтылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Роналдиньо белән Окоча Казанда Конфедерацияләр Кубогы паркын ачтылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Казан Үзәк стадионы янында FIFA-2017 Конфедерацияләр Кубогы паркы ачылды. Тантананың кунаклары буларак, танылган футболчы Роналдиньо һәм Нигерия җыелма командасының элеккеге ярымсакчысы, 1994 елгы Африка Кубогы иясе, 1996 елның Олимпия уеннары җиңүчесе Атланте Августин (Джей-Джей) Окоча килде.

Дистәләп телекамера һәм йөзләгән җанатарлар чолганышында дөнья футболы йолдызлары парк сәхнәсенә күтәрелде һәм халыкны сәламләде. Кунакларны Россия җыелма командасы экс-капитаны, футбол буенча 2018 елгы Дөнья Чемпионаты илчесе Алексей Смертин, Казан мэры Илсур Метшин һәм "Голос" телепроектының беренче сезон финалисты, җырчы Эльмира Кәлимуллина озатып йөрде.

Исегезгә төшерәбез, Конфедерацияләр Кубогы башланырга берничә атна кала турнир үткәреләчәк 4 шәһәр халкы һәм кунаклары ярыш якынлашуын тоя алачак - Мәскәү, Сочи, Казан һәм Санкт-Петербургта бу уеннарга багышланган парк ачыла. Казанда ул бүген һәм иртәгә үз ишекләрен ача.

Керү һәм күңел ачу бушлай булган паркка килүчеләрне мавыктыргыч һәм күптөрле программа: футбол йолдызлары белән очрашу, кызыклы конкурслар, футбол аттракционнары һәм бүләк оту мөмкинлеге биргән мультимедиа викториналары көтә. Биредә Конфедерацияләр Кубогы матчларына билет та җиңәргә була.

Парк кунаклары шулай ук сөйкемле Забивайка исемле бүре белән дә очрашып, фотога төшә ала. Ул - FIFA-2018 футбол буенча дөнья чемпионатының рәсми талисманы. Барлык теләүчеләр дә FIFA.com/bilet сайтында турнир матчларына билет алу тәртибен белә алачак. Бу эштә Конфедерация волонтерлары ярдәм итәчәк.

Паркның иң төп бизәге - Конфедеранцияләр Кубогының җиңүчесе алачак бүләк. Аны барлык теләүчеләр дә карый һәм аның янында фотога төшә ала.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading