16+

Контракт буенча хәрби хезмәттәгеләргә ай саен 204-242 мең сум хезмәт хакы түләнә

Хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясе дәвам итә. Шул ук вакытта контракт нигезендә хезмәт итү белән кызыксынучылар да юк түгел. 

Контракт буенча хәрби хезмәттәгеләргә ай саен 204-242 мең сум хезмәт хакы түләнә

Хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясе дәвам итә. Шул ук вакытта контракт нигезендә хезмәт итү белән кызыксынучылар да юк түгел. 

Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты начальнигы Евгений Токмаков журналистлар белән очрашып, контрактчыларга карата таләпләр һәм аларның хезмәт хакы турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, контракт хезмәтендәгеләргә тиешле социаль пакет офицерларныкыннан калышмый. Алар фатир яки тулай торак белән тәэмин ителә. Өч ел хезмәт иткәннән соң, солдат, җыелма ипотека программасында катнашып, теләгән җирдә үзенә фатир сайлый ала. Фатир бәясен дәүләт үзе каплый. Өч ел хезмәт иткән хәрбиләр шулай ук конкурссыз теләгән уку йортына керә алачак.

Ә хезмәт хакына килгәндә, ул да тиешле дәрәҗәдә – махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга аена 204 мең сумнан башлана. Айлык түләү күләме вазифасына, хәрби дәрәҗәсенә, хезмәт стажына карап арта бара. Мисал өчен: машина йөртүчегә аена 211 мең, өлкән саперга 216 мең, бүлекчә командирына аена 232 мең сум түләнелә. Моннан тыш, бер елдан һәм аннан күбрәк вакытка хезмәт килешүе төзегән контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү дә каралган, аның күләме – 195 мең сум.

– Ир-егет аерым таләпләргә җавап бирергә тиеш: килешү бары тик сәламәтлеге А, Б категориясенә туры килгән, физик көчкә ия булган, кимендә урта белеме булган 18-50 яшьтәге ир-атлар белән генә төзелә, – дип сөйләде Евгений Токмаков. Кайчан да булса аңа карата җинаять эше ачылган булса, хөкемгә тартылганнар һәм иректән мәхрүм ителгәннәр бу эшкә җибәрелми.

Контракт буенча хезмәт турында кызыксынучылар 8 (846) 221-44-52 телефон номеры аша яки район хәрби комиссариатларына килеп сорауларына җавап таба алачак. Исегезгә төшерәбез, контракт хезмәтенә гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» сайтында яки Россия Оборона министрлыгы сайтында шәхси кабинет аша бирергә мөмкин.

Евгений Токмаков әйтүенчә, Украинадагы махсус операция зонасына китәргә теләүчеләрнең күбесе – Төньяк Кавказда һәм Сириядәге хәрби хәрәкәтләрдә тәҗрибәсе булган 30 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар. Үз теләге белән баручылар 4 айга контракт төзи. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу вакытта контрактчыга эш урыны беркетелә.

– Барлык контрактчылар хезмәт вакытында бөтен кирәкле амуниция белән тәэмин ителәчәк, ә контракт тәмамланганнан соң аларга барлык ташламалар һәм сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгы биреләчәк. Тик шунысын да билгеләп үтәсем килә, егетләр контракт буенча хезмәт итәргә акча өчен бармый. Күпләр бу турыда иң соңгы чиратта уйлый. Әле шул көннәрдә генә махсус хәрби операция зонасыннан кайттым. Егетләр күтәренке рухта, беркем дә качып кайтырга уйламый, – дип билгеләп үтте спикер.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading