16+

Корылык чагында кузгалак ашадык

Кыздыра. Казанда ара-тирә яуган яңгырлар күңелгә май булып ятса да, бер тамчы да төшмәгән районнар да бар икән шул. Еш кына кырлардагы уңышка корылык зыян салачак дип искәртәләр. Мин исә 1947 елларны исемә алам. Ул чакта да берничә ел рәттән корылык булган иде. Халык ачлы-туклы яшәде. Төп ризыгы җәен төрле...

Корылык чагында кузгалак ашадык

Кыздыра. Казанда ара-тирә яуган яңгырлар күңелгә май булып ятса да, бер тамчы да төшмәгән районнар да бар икән шул. Еш кына кырлардагы уңышка корылык зыян салачак дип искәртәләр. Мин исә 1947 елларны исемә алам. Ул чакта да берничә ел рәттән корылык булган иде. Халык ачлы-туклы яшәде. Төп ризыгы җәен төрле...

Кыздыра. Казанда ара-тирә яуган яңгырлар күңелгә май булып ятса да, бер тамчы да төшмәгән районнар да бар икән шул. Еш кына кырлардагы уңышка корылык зыян салачак дип искәртәләр. Мин исә 1947 елларны исемә алам. Ул чакта да берничә ел рәттән корылык булган иде. Халык ачлы-туклы яшәде. Төп ризыгы җәен төрле үләннәр иде. Элеккеге Кузнечиха (хәзерге Әлки районына керә) районында Төгәлбәй авылыннан ерак түгел өч чакрым ерак­лыкта Түбән елга дигән бик матур урын бар иде. Әлеге үзәндә ике гектар мәйданда кузгалак үсә иде. Халык шуны җыеп, бәрәңге, сөт кушып, әзрәк он булса, шуннан умач ясап, аш пешерә. Әллә ни туклыклы булмаса да, ашыйсы килгәнне басарга ярап куя. Без, үсмер малайлар - Мансур, Сабирҗан, Рәхим, Гомәр - кузгалак җыярга киттек. Гомәрнең аркасына яшел чикерткә дә ябышты әле анда. Кинәт кайтыр юлда күктә кукурузник-очкыч күренде. Шундый тәбәнәк оча, җирдән 50 метр гына биеклектә булыр. Очкычка таба карап кул болгыйбыз, авызыбызга төртеп күрсәтәбез, шуның кадәр ашыйсыбыз килә инде безнең. ­Шулчак очкычта
н кәгазь парашют белән бер пакет төшә башлады. Йөгереп барсак - ярты каравай. Мондый ипине Казаннан кунак­лар гына алып кайта торган иде. Ипине малайлар белән бүлешеп ашап бетердек.
Ә берсендә шундый очкычларның берсе авыл читенә егылып төшкән иде. Җимерек очкычны алып китүче дә булмады, без исә калын фанераларын куна такталарына ярар дип алдык, аллюмин көпшәләре көрәк сабына кулланылды, яшел клеенкасын өстәлгә җәйдек, әтинең абыйсы Хафиз ул пакеттан язгы-көзге пычракларда чабата өстеннән кияргә бахилы да текте. Ходай яңгырлар яудырсын иде инде, ул еллар, берүк, кабатлана күрмәсен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading