16+

Күп урамнар Универсиадага әзер булачак

Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак студентларның халыкара җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларында, 15 подрядчы оешма юллар төзү һәм төзекләндерү эшләре белән мәшгуль.

Күп урамнар Универсиадага әзер булачак

Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак студентларның халыкара җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларында, 15 подрядчы оешма юллар төзү һәм төзекләндерү эшләре белән мәшгуль.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин: «Төп көчләр Казанның Зур боҗра юлын төзеп бетерүгә юнәлтелде. Ямашев проспекты һәм Җиңү проспекты юлларын төзекләндерү тәмамланды», - диде.
Пландагы 23 урамның 17сендә эшләр башкарылган. Роща Фрунзе, Бондаренко һәм Нигъмәтуллин урамнарында юллар озынайтыла, «Kazan-Arena» стадионына илтүче яңа юл салына.
Универсиадага кадәр 50дән артык урам юлы яңартылачак. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юлларны төзекләндерүгә теләктәшлек күрсәтә. Президент янә 26 урам юлын төзекләндерүгә республика бюджетыннан акча бирде. Бу - шәһәр өчен зур ярдәм», - диде мэр Илсур Метшин. Быелгы җәйге чорда 29 урам юлын төзекләндерү каралган. Узган елгы план исемлегендәге Пушкин, Татарстан (Уң як Болак урамыннан Тукай урамына кадәрге кишәрлек) һәм Островский урамнарын төзекләндерү быелга күчкән. Батурин урамы Ленин дамбасыннан К.Маркс урамына кадәр төзекләндерелә. «Адоратский урамында торбалар сузу сәбәпле, юл өслеге ватылган иде. Шунлыктан анда кабаттан асфальт җәелә. Тукай урамына да соңгы катлам асфальт түшәлә», - дип искәртте Алексей Песошин.
Төзекләндерү исемлегенә тагын Большая Красная, Фучик, Зәкиев, П.Лумумба, Дзержинский, Лобачевский, Кремлевская мостовая, Таш-аяк, Коротченко, Р.Зорге, Астрономия, Миславский, К.Нәҗми, М.Җәлил, Т.Гыйззәт, Профсоюзлар, Тула, Богатырская һәм Вокзал яны урамнары, Камалиев проспекты кертелгән. Зур Клыки бистәсендә - Магистраль, ә «Татпотребсоюз» базасы янында Складская урамы юлы төзекләндерелә. «Татарстан урамы өлешләп кенә түгел, ә Елга вокзалына кадәр тулысынча яңартыла», - диде Алексей Песошин.
Мэр Илсур Метшин: «Урам юлларын төзекләндерү июнь ахырына тулысынча тәмамланырга тиеш. Эш колачы гаять зур, ләкин ашыгу-кабалану сыйфатка зыян китерергә тиеш түгел. Казанда яңа юллар төзелеше Универсиададан соң да дәвам итәчәк», - дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading