16+

Криминаль полиция башлыгы кулга алынган

Казанда полиция бүлеге башлыгы урынбасары "Суконовскийлар" җинаятьчелек төркемен үз канаты астына алуда шикләнелә.

Криминаль полиция башлыгы кулга алынган

Казанда полиция бүлеге башлыгы урынбасары "Суконовскийлар" җинаятьчелек төркемен үз канаты астына алуда шикләнелә.

"Сафиуллина" полиция бүлегендә криминаль полиция начальнигы булып эшләүче Илназ Ситдыйков ришвәт алуда шикләнелеп кулга алынган. Бу хакта рәсми чыганаклардан билгеле булды. Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстандагы бүлеге бүген иртән Ситдыйковның эш урынына тентү белән килгән.

Беренчел версия буенча, Илназ Ситдыйков башка полиция хезмәткәрләре белән бергә (әлегә аларның исемнәре билгеле түгел), законсыз булмаган  бизнесны, шул исәптән "Суконовский" оештырылган җинаятьчел төркемне үз канаты астына алган. Күрәсең, сүз түләүле паркинглар һәм кибетләр челтәре турында бара.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә "Сафиуллина" полиция бүлеге башлыгы урынбасарының җинаять кылуда шикләнелүен расладылар. Әлегә факт буенча хезмәт тикшерүе уздырыла.

- Татарстан Эчке эшләр министрлыгы полицейскийның вазыйфаи җинаять кылуга катнашы булу турында тикшерү үткәрә, әлеге хезмәткәр ришвәт алуда  шикләнелә. Әлеге факт буенча хезмәт тикшерүе билгеләнгән. Болар расланган очракта, полиция хезмәткәре эчке эшләр органнары хезмәткәренең намусын һәм абруен төшерә торган җинаять кылган өчен эшеннән азат ителәчәк һәм гамәлдәге законнар кысаларында җәза алачак. Моннан тыш, аның турыдан-туры җитәкчеләре катгый дисциплинар җаваплылыкка тартылачак, -  диелә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенең безгә җибәргән хатында.  

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Фото социаль челтәрләрдән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading