16+

Күрше республика фермерлары бездән ник көнләшә?

Россия авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, соңгы биш ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, узган елгы сезонны иң уңышлысы дип санаган. Ә 2016 елда уздырылган сораштырулар вакытында фермерлар, 2015 елны иң уңышлысы, дигән булган.

Күрше республика фермерлары бездән ник көнләшә?

Россия авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, соңгы биш ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, узган елгы сезонны иң уңышлысы дип санаган. Ә 2016 елда уздырылган сораштырулар вакытында фермерлар, 2015 елны иң уңышлысы, дигән булган.


Әлеге сораштыруларны авыл хуҗалыгы тармагында дөньяның әйдәп баручы «Сингента» компаниясе уздырган. Компаниянең коммуникацияләр буенча җитәкчесе Антон Пушкарев әйтүенчә, бу тикшеренүләр икенче ел рәттән үткәрелә. Монда Россиянең 21 төбәгенең (шул исәптән Идел буе федераль округыннан да) сөрү җирләре ике мең гектардан алып 25 меңгә кадәр булган алдынгы 100 хуҗалык катнашкан. Шунысын да әйтергә кирәк: аларның күпчелеге - үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләр.

Тикшеренү нәтиҗәләре, икътисадтагы кризиска карамастан, аграр секторның менә инде икенче ел уңышка ирешүен күрсәткән. Сораштыру барышында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең чәчү мәйданнарын арттыруы ачыкланган. Бу сорауга уңай җавапны сораштыруда катнашучыларның өчтән бере биргән. Калганнары исә мәйданнарны шул килеш калдырган, киметүчеләр булмаган. Шулай ук фермерларның 90 проценты быел үзләре җитештерә торган культураларның уңышын арттырырга ниятләвен белдергән. Моның өчен алар ашлама һәм саклык чараларын кулланырга, хуҗалыкта җитештерү процесслары белән идарә итүне ныгытырга, махсус эшкәртелгән орлыклар кулланырга планлаштыруларын әйткән. Шул ук вакытта, Антон Пушкарев әйтүенчә, фермерларның күпчелеге җитештергән товарларының бәяләрен арттырырга исәплиләр. «Димәк, көзгә бәяләр арту көтеләчәк», - ди ул.

Авыл хуҗалыгы базары конъюнктурасы институты генераль директоры Дмитрий Рылько фикеренчә, 2014 елдан Россиягә чит илдән кертелә торган товарларның күләме арткан.
- Быелның беренче кварталында Россия базарында импорт товарлары, узган ел белән чагыштырганда, 13 процентка арткан. Шул исәптән санкцияле илләрдән кертелә торган продукция дә. Безнең илгә бигрәк тә алкоголь, ит һәм сөт продукцияләре күпләп кертелә башлаган, - ди ул.

Әмма, аның фикеренчә, Төркия белән мөнәсәбәтләр җайга салынса да, ул илдән Россиягә кертелә торган товарлар артуы күзәтелми.
Журналистлар белән очрашуда «Родник» (Чистай) һәм «Трио» (Алексеевск) җәмгыятьләре генераль директоры Рамил Әхмәтҗанов та бар иде.

- Россия базарындагы эш тәҗрибәм - 20 ел. Дүрт ел элек «Сингента» компаниясен Татарстанда тәкъдим итүче Илнар белән таныштым. Ул миңа Чистайда көнбагыш чәчәргә киңәш итте. Моңа кадәр әлеге культураны чәчкәнебез юк иде. Беренче елны табыш булмады. 2015 елда - 17, 5, 2016 елда - 24 центнер алдык. 2015 елда көнбагышның килограммын 26 сумга саттым. 2016 елда бәя төште - уртача 20 сумга саттык, әмма ул елны уңыш яхшы булды. Ел саен акрынлап көнбагышның чәчү мәйданнарын арттырабыз. Быел Алексеевск районында да чәчтек. Иң мөһиме - уңыш яхшы булсын. Шулай да үзеңнең тоемлавыңа ышанырга кирәк. Аннан соң берничә төрле культура чәчсәң дә оттырмассың. Берсенең уңышы начар булган очракта да, башкасына өметләнергә була. «Сингента» компаниясе белән дә тыгыз элемтәдә торабыз, чөнки аларның орлыклары сыйфатлы, хезмәткәрләре намуслы. киңәшләре белән дә ярдәм итәләр. Шулай да бер теләгем бар: бәяләре уртачага якын булсын иде. Без бер-беребезгә бәйле бит, - диде фермер.

Татарстанның күрше төбәкләрдән субсидиягә бәйлелеге белән аерылып торуы турында да әйтте Дмитрий Рылько. Бу фикерне Рамил Әхмәтҗанов үз мисалында куәтләде.

- Минем уйлавымча, Татарстан - фермерларга субсидияләр бирү буенча Россиядә беренчеләрдән санала. Ачыктан-ачык әйткәндә, күрше республикалардагы коллегаларыбыз бездән көнләшә. Авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга каралган «60х40» дәүләт программасы бүген дә эшли. Бу безгә бик зур ярдәм. Яхшы, яңа техника үз-үзен һәрвакыт аклый. Беренчедән, ул - энергияне саклый торган техника. Икенчедән, аңа өч түгел, бер механизатор да җитә. Моннан кала, ашлама, ягулык өчен дә бик зур субсидия бирәләр. Моның өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка да, министр Марат Әхмәтовка да рәхмәт, - ди ул.

Фото: События порталыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading