Мобилизациягә эләгүчеләр кредит каникулларын рәсмиләштерергә мөмкин, ә махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның кредитларын юк итәчәкләр.
Мондый яңалыкларны Дәүләт Думасы куәтләп чыкты. Боларның барысын да финанс хәлләре болай да җиңел булмаган банкларга түләргә куштылар.
Бу канун кабул ителү нәтиҗәсендә финанс оешмаларның банкротка чыгуның яңа дулкынын көтәргәме һәм акчаны депозитта максималь рәвештә ничек ышанычлы сакларга?
Дәүләт Думасы кабул иткән канун нигезендә кредит каникулларын Оборона министрлыгы, Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм башкалар белән контракт төзегән гражданнар рәсмиләштерә ала. Россия территориясендә булган, ләкин махсус операциядә катнашкан чик буе хезмәткәрләре дә әлеге канун буенча эш итә ала.
«Бер кредитка – бер каникул» дигән чикләүләр булмый. Башка сүз белән әйтсәк, мобилизацияләнүче банк клиенты барлык займнар буенча да түләүләрне кичектеренү сорарга мөмкин.
«Кредит каникуллары гариза буенча контракт нигезендә хезмәт итү яисә махсус хәрби операциядә катнашу плюс 30 көн вакытына бирелә. Аларны 2023 елның ахырына кадәр рәсмиләштереп була. Моның өчен банкка яисә микрофинанс оешмасына телефон яки кредит килешүендә күрсәтелгән башка ысул аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. Түләнмәгән бурыч өчен штраф билгеләргә хокукы юк», – дип аңлатты Россия Банкы.
Моннан тыш, канун нигезендә, хәрбинең үлеме яисә беренче группа инвалидлыгы булган очракта бурычны бетерү каралган. Гаилә әгъзаларының кредитлары һәм микрозаймнары шулай ук юк ителә.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына булышлык күрсәтү банкларга йөкләнә. Алар «керми калган» керемнәрнең проблемасын үзләре хәл итәргә тиеш.
Икътисадчы Евгений Коган фикеренчә, мобилизацияләнгән хәрбиләрнең бурычларын туктатып тору яисә бетерү – гадел күренеш. Ләкин дәүләт банкларга гарантия яисә финанс яктан ярдәм итәргә тиеш. Банклар банкротка чыкса, нәтиҗәдә барысы өчен дә клиентларга һәм банк хуҗаларына түләргә калмагые дигән фикер белдерә ул. Үзәк Банк башка банкларга зыян килүгә әзер булырга, югалтулар булган очракка акчаны резервлаштырырга киңәш итте. Зур булмаган һәм региональ банклар мондый авырлыкны күтәрә алмаска мөмкин...
Нинди банкны сайларга?
Кайсы банк әле эшли алачак, ә кайсысы якын киләчәктә банкротлыкка таба юл алачагын чамаларга гына кала. Чөнки барлык финанс оешмаларының хисапларын быел сер итеп калдырырга рөхсәт ителгән.
Мондый очракта депозит ачу өчен системалы кредит банкын сайларга кирәк. Шундый 13 кредит оешмасының исемлеге Үзәк Банкның рәсми сайтында урнашкан. Системалы мөһим банк дигәндә илнең финанс системасы өчен аерым бер әһәмияткә ия булганнарны күз алдында тотабыз. Финанс авырлыклары килеп чыккан очракта дәүләт аларны коткарырга тиеш.
Мәсәлән, Сбер яисә ВТБ банкротлыгы Россиягә зур авырлыклар китерәчәк. Чөнки банкларда халык кертемнәре, бизнес әйләнешендәге чаралар, бюджеттагыларның хезмәт хаклары тупланган. Мондый төр банкларда проблемалар була икән, аларны докапитализацияләү карары кабул кылына. Ягъни зыянны каплар өчен акча бүленеп бирелә.
Теоретик яктан Үзәк банк лицензиясенә ия булган барлык банк кертемнәрен иминиятләштерү системасы саклый. Ләкин кешеләр депозит ачып акча керткәндә дә моның турында язулар булмаган очраклар да бар. Гади итеп әйткәндә менеджмент «соры бухгалтерия» алып бара. Шуңа күрә бушлай сыр законын искә төшереп, депозит буенча нинди генә кызыктырырлык тәкъдимнәр булса да, капкынга эләкмәскә тырышырга кирәк булачак.
Моннан тыш, нинди генә ышанычлы банк булса да, аңарда 1,4 млн сумнан артыгракны сакламагыз. Бу дәүләт иминияте тарафыннан каплана торган максималь сумма. Әгәр кулыгызда 2 млн сум бар икән, аны икегә бүлеп төрле банкларда саклау хәерлерәк.
Акчасы булсын иде әле ул...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар