16+

Күп сөйләнеп утырсаң, ишегалдың планнан төшеп тә кала

Казанда тагын 1 197 ишегалды төзекләндерү көтә

Күп сөйләнеп утырсаң, ишегалдың планнан төшеп тә кала

Казанда тагын 1 197 ишегалды төзекләндерү көтә

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2018 елда имза куйган “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты халыкка уңайлы тормыш-көнкүреш шартлары тудыруны күздә тота.

Татарстанда “Безнең ишегалды” республика программасы да гамәлгә ашырыла. Казанда быелгы төзекләндерү планына күп фатирлы 459 йортның ишегалды алынган иде. Шулардан 452 ишегалды яңартылган, калган 7 участокта эшләр төгәлләнеп килә.

– Бүген халык белән стратегик мәсьәләләр һәм агымдагы эшләр турында фикерләшү гадәти хәл. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов башлангычындагы “Безнең ишегалды” республика программасын шулай ук халык белән фикерләшеп гамәлгә ашырабыз. Бердәй фикергә килү мөмкин түгел, бу аңлашыла, чөнки күпме кеше булса, шулкадәр фикер. Ләкин, фикерләшеп, күпчелекне канәгатьләндерә торган чишелеш табу мөһим, – дип, үзенең мөнәсәбәтен белдерде Казан мэры Илсур Метшин мэриядә узган киңәшмәдә.

Ул 5 ел дәвамында Казанда 2 278 ишегалдының капиталь төзекләндерелгәнлеген искәртте.

– Ярты миллион казанлының ишегаллары тулы тәртипкә китерелде, бу – колачлы хезмәт. Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт, ишегалларын ремонтлау буенча бишьеллык программаны дәвам итү турында карар кабул ителде. Бездә әле йөзләгән ишегалдын капиталь төзекләндерәсе бар, – диде шәһәр башлыгы.

Казан шәһәр Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов сүзләренә караганда, “быелгы план үтәлде”, дип әйтергә була.

– Хәрби шәһәрчек-32 җирлегендәге һәм Һади Такташ урамындагы ишегалларындагы эшләрне 15 октябрьгә тәмамлау ниятләнелә. Биредәге планнар Туфан Миңнуллин һәм Һади Такташ урамнарында җылылык челтәре белән юллар төзелеше сәбәпле, бераз чигерелде, – диде Игорь Сәлахетдинов.

Иң кечкенә участок Мөштәри урамындагы 10нчы йорт ишегалды булган. Иң зур участокка Камал театрының яңа бинасы төзелеше этәргеч биргән. Һади Такташ белән Нурсолтан Назарбаев урамнарындагы 24 йортның ишегаллары беррәттән яңартылган.

Көлсәң – көл, еласаң – ела, дигәндәй, сәер хәлләр дә булгалый. Октябрь шәһәрчеге, 1/112 адресындагы йортның ишегалды быелгы планнан төшеп калган. Андагы йортта яшәүчеләр ишегалдын капиталь төзекләндерү җыелышында уртак фикергә килә алмаган, шунлыктан, ишегалдын төзекләндерүне “кире кагу”, ягъни, кичектереп тору турындагы беркетмәгә имзаларын куйганнар.

Казанда бүгенгә күп фатирлы йортларның 5 862 ишегалды исәпләнә, әле тагын 1 197 ишегалды төзекләндерүгә мохтаҗ.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading