16+

Куй да, тынычлап йөр... Илфак Шиһаповның түләүле паркинглар турында уйланулары

Казанда, дөресрәге Казанның үзәгендә муниципаль паркинглар ачыла дигән хәбәрне ишеткәч, гадәттә үзәккә метро белән генә йөрсәм дә, бу юлы машина белән чыгып киттем. Кызык бит, ниһаять Казанның бер проблемасына әйләнгән машина кую мәсьәләсен дә хәл итәргә уйлыйлар. Чөнки тормыш авырлыгын зарлана-зарлана шул хәлгә җиттек ки, хәзер йорт саен диярлек икешәр...

Куй да, тынычлап йөр... Илфак Шиһаповның түләүле паркинглар турында уйланулары

Казанда, дөресрәге Казанның үзәгендә муниципаль паркинглар ачыла дигән хәбәрне ишеткәч, гадәттә үзәккә метро белән генә йөрсәм дә, бу юлы машина белән чыгып киттем. Кызык бит, ниһаять Казанның бер проблемасына әйләнгән машина кую мәсьәләсен дә хәл итәргә уйлыйлар. Чөнки тормыш авырлыгын зарлана-зарлана шул хәлгә җиттек ки, хәзер йорт саен диярлек икешәр...

Кирмәнне әйләнеп Батурин урамына чыктык - алда эвакуатор. Саллы гына бер "иномарка"ны салган да алып китеп бара. Күрәсең, ярамаган урынга туктаган булгандыр. Әз генә арырак тагын берсе очрады. Бераздан тагын берсе. Штрафстоянкага алып китәләр инде боларны, аңа түлисе, әле машинаңны алыр өчен артыннан йөрисе. Кызык халык без - беләбез үзебез фәлән-фәлән урынга машина куярга ярамаганын - тик куябыз. Аннан машинаны алып китүче хезмәтләрне эт итеп сүгәбез.

Кремль урамында юл читле ачык үзе. Эчендә хуҗалары кемнедер көтеп утырган берничә машина гына күренә. Кави Нәҗми урамына кердек, монда Рәхмәтуллин урамы белән чатта түләүле паркинг булачагын күрсәткән билге тора. Рәхмәтуллин урамында ике ягына ике телдә язалган такта да эленгән, тик урамннан карлы көннәрдә бер якка гына машина үтәрлек эз калган. Без кергәч каршы яктан такси машинасы керергә уйлаган иде дә, кире чигенде-монда машина кую түгел иркенләп йөреп тә булмый. Түләүле муниципаль паркинг тулы көченә эшли башлап, урамны чистартсалар-начар булмас иде үзе.

Казанның үзәгендәге тагын берничә урамны әйләндек. Шунысы күзгә ташлана - шактый гына җирдә машина кую тыелганлыгын белдерә торган билгеләр астында ук дистәләрчә автомобиль тезелгән. Күрәсең, үзләрен эвакуатор зәхмәтеннән фәрештәләр саклавына ышанучыларныкыдыр инде.

Үзебезнең гәҗиттән укыйм: "Коммунист депутатлар Казанда паркингка түләмәгән өчен штраф 2500 сум тәкъдим ителүенә дә риза түгел..." Бик кызык мантыйк коммунист иптәшләрдә. Алар штрафка каршы түгел, ә менә күләменә каршы. Штрафны закон бозганга салалар ич. Димәк закон бозып, азрак түләүгә риза алар? Аннан паркинг өчен 50 сум түләүне күпсенүгә килгәндә, түлисең килми икән - машинаңны читтәрәк калдыр да, үзәк тирәсенә метро, автобус белән кил. Уңайлы ич. Ә инде бик мөхим йомыш икән, 50 тәңкә ул кадәр зур акча да түгел инде. Казан үзәгендә күптән иске совет машинасы күренгәне юк бугай - күпчелеге "иномаркалар". Чит ил машинасына акчасы булган кеше машинасы исән-имин торсын өчен 50 сум кызганамы?! Яки меңнәрчә сум түләп ресторанда кәфләнеп алырга уйлаган кеше өчен бу акчамы? Яки шул чиновник өчен? Хәер, күпчелек дәүләт оешмаларының, театрларның үз машина кую урыннары бар. Шул үзәкне карап йөргәндә Дзержинский урамы башындагы бер кафега кердек. Чәй эчәргә. Бер бинада кафе да, ресторан да. Анда матур итеп машина белән килүчеләргә фәлән-фәлән номер буенча шалтыратырга кушылган. Баксаң, боларның да үз парковкалары бар икән. Аннан Казан үзәге буйлап дистәләрчә җир асты парковкалары эшләгәнен дә онытмаска кирәк.

Шәһәр үсү, анда яшәүче халыкның матди хәле яхшыра бару белән, үзәк урамнарда машина саны күбәячәге көн кебек ачык иде.Түләүле паркинглар аз булса да борынгы Казанның тар урамнарын бушата ала икән - бу бик яхшы. Алгарак киткән чит илләрдә дә түләүле паркинглар гадәти хәл. Казанда яшәүче, үзәктә шактый еш булучы кеше буларак шуны әйтә алам - Казан буйлап берничә йөз метр җәяү йөрү дә начар түгел ул.

Казанда бүгенгә 375 меңнән артык машина теркәлгән. Әле бит көн саен берничә дистә мең машина читтән килә калага. Түләүле паркинглар нигездә шул читтән килүчеләргә машиналарын курыкмый-нитми берничә сәгатькә калдырып торырга мөмкинлек бирер кебек. Бу система исән-сау эшләп китсә, әлбәттә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading