16+

Кыз баланы мәсхәрәләүдә гаепләнүче ирнең әнисе: «Баламны Чечня харап итте»

Казанның Химиклар урамында 11 яшьлек кызны артыннан эзәрлекләп кайтып, соңыннан мәсхәрә иткән ир турындагы хәбәр яшен тизлеге белән таралды.

Кыз баланы мәсхәрәләүдә гаепләнүче ирнең әнисе: «Баламны Чечня харап итте»

Казанның Химиклар урамында 11 яшьлек кызны артыннан эзәрлекләп кайтып, соңыннан мәсхәрә иткән ир турындагы хәбәр яшен тизлеге белән таралды.

Социаль челтәрләр аша таралган бу "смс"ка күпләребез игътибар да итмәде. Чөнки моның ише хәбәрләр көн туган саен "явып" кына тора. Әмма соңрак шикләнелгән ирнең кулга алынуы турында билгеле булды. Тикшерү эше бару сәбәпле, хокук сакчылары комментарий бирүдән баш тарта.

43 яшьлек җинаятьче И. Г. тумышы белән Актаныш районының Татар Суыксуы авылыннан. Аның турында тулырак белергә теләп, Intertat.ru хәбәрчесе авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов белән элемтәгә керде.

- Бу хәбәргә үзем дә ышана алмыйм әле. Авыл халкы да бик белми. Бүген кич "Хәбәрләр"дән күрсәтсәләр, әнисе ничек түзәр икән дип борчылам, - диде җитәкче. - И. - әтисез үскән бала. Энесе белән икесен әниләре берүзе аякка бастырды. Әниләре гомер буе укытучы булып эшләде, хәзер лаеклы ялда. Мин бу авылга җитәкче булып 7 ел элек килдем. Ул вакытта И. агроном булып эшли иде әле. Беренче һөнәри белемне Минзәләдә алды, соңыннан авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга кергән иде. Аны тәмамладымы икән, бу хакта белмим. Яшьрәк чакта читкә китеп тә эшләп йөргән. Моңа кадәр теркәлгән җинаятьләрен яшь вакытта кылган диләр.

Җитәкче сүзләренә караганда, И. Г. бик ачык, җор телле, шаян, мәзәкчән кеше булган. Белгеч буларак та аны яхшы яктан бәяләгәннәр.

Ир беренче хатыны Лилия белән торып китә алмый. Аерылышалар. Уртак кызлары бар. Соңыннан ул бәхетен тагын сынап карарга була, кабат Лилия исемле авылдашы белән гаилә кора. Бер-бер артлы ике уллары тугач, алар туган авылларыннан Чаллыга күченеп китәләр. Бирегә килеп төпләнгәч тә, ир авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куя.

- Үз балам булганга гына түгел, үз күз алдымда үскән укучы буларак та иң әйбәт малайларның берсе дип бәялим мин аны, - диде И.ның әнисе Флидә апа. - Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Киленем шалтыраткач, имәнеп киттем. Мондый адымга ничек барган? Мин аны әтисез үстердем. Үз әтием яшь иде әле, ул аны әтисе урынына күрде. Мәктәптә "4", "5"ле билгеләренә генә укыды И. Һөнәри белем алгач, Мөслим районына китеп агроном булып эшләде. Армиягә барып кайтты. Менә армия харап итте дә инде үзен. Чечня сугышына эләкте. Аннан кайткач та контракт белән кабат китте шунда. Чечня бер генә солдатны да исән кайтармады. Берише - үлеп, икенчеләре имгәнеп кайтты, үз аякларында кайтучылар да рухи яктан гарип булдылар. Ипле, кешегә каршы сүз дә әйтми торган баламның бу адымында бары тик Чечняны гына гаеплим. Психикасына шул сугыш тәэсир итми калмагандыр. Бүгенге көндә Тукай районының Бәтке авылында агроном булып эшләп йөри иде. Казанда авыл хуҗалыгы институтында читтән торып укыды. Анда да яхшы билгеләр генә алды. Февральдә диплом алырга тиеш иде. Монысы - соңгы сессиясе. Ана кеше бу хәбәрне ничек кичерә инде?.. Шатлык түгел. Бөтен эшемдә булышып, көн саен хәлемне белешеп торган алтын баганам бит ул минем. Бәрәңге алырга кайтып киттеләр менә. Киленгә кыен. Ике бала белән нишләп бетәр? Бер улларына өч яшь. Икенчесенә гыйнварда гына бер яшь тула...

Кайгы агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри, диләр. Узган ел гына Флидә ханым икенче улын да югалта.

- Минем язмышка шулай язылгандыр инде, нишләтәсең... Шулай да мине "кайгыдан сыгылган ана" дип кызганып язмагыз. Жәлләгәннәрен җенем сөйми. Гомер буе гаделлек дип яшәдем, бернидән курыкмадым... Менә хәзер "Хәбәрләр" башлана. Җинаятьче дип күрсәтерләр инде минем бәбкәмне... - дип саубуллашты Флидә апа.



"Интертат"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading