16+

Үлгәннәрнең каберен бел

Татарстанның 34 эзләү төркеме, «Хәтер вахтасы - 2014» проекты кысаларында, Ленинград, Новгород, Смоленск, Волгоград, Ростов һәм Псков өлкәләрендә булып кайткан.

Үлгәннәрнең каберен бел

Татарстанның 34 эзләү төркеме, «Хәтер вахтасы - 2014» проекты кысаларында, Ленинград, Новгород, Смоленск, Волгоград, Ростов һәм Псков өлкәләрендә булып кайткан.

Алар барлыгы 152 совет солдаты каберлеген тапкан. Сугышчыларның медаль һәм шәхси әйберләрен тикшерү нәтиҗәсендә, 7 солдатның исемнәре ачыкланган.
Псков экспедициясе вакытында эшче-крестьян Кызыл армиясе солдаты - Чаллы шәһәрендә туып үскән якташыбыз - Василий Новиков калдыклары табыла. Ленинград шәһәре өчен сугышып, яу кырында ятып калган Александр Старостинның да Казан шәһәрендә яшәүче туганы билгеле була. Светлана Павловна туганын табарга ярдәм иткән эзләү төркеменә үзенең рәхмәтен җиткерде.
- Туганыбыз турында бернинди хәбәребез дә юк иде. Сез безгә бик мөһим яңалык ачтыгыз. Киләчәктә бабабыз турында истәлекне буыннан буынга тапшырып барырбыз, - диде ул.
Кайчандыр Казанның Самосырово бистәсе җирлегендә тугызынчы запас авиация полкы тарафыннан оештырылган аэродром булган. Төрле сәбәпләр аркасында һәлак булган очучылар Питрәч районының Кощаково авылына җирләнгән. «Ватан» Берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы эшләре җитәкчесе Илья Прокофьев шул иске зиратка тап булуларын хәбәр итте. Иртәгә шунда алар истәлегенә һәйкәл кую тантанасы узачак икән.
«Ватан» Берләшмәсе» отряды уздырган экспедиция нәтиҗәсендә 8080 сугышчы табыла һәм җирләнә, 272сенең исеме ачыклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading