Әлбәттә инде, татар бу әлифбага кадәр дә хәреф танырга өйрәнгән һәм аның әлифбалары булган. Билгеле булганча, без кирилицада 1939 елдан алып кына язабыз. Ә аңа кадәр ун ел латин графикасын кулланылышта булган. Тарихыбызның күп өлеше гарәп язуы белән бәйле.
1990 елларда да латин графикасына күчү омтылышы булды. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев, ялгышмасам, бу уңайдан Указ да чыгарган иде. Хәтта дәреслекләр дә әзерләнде. Мәктәптә дә латин графикасында язарга өйрәнгәнебезне хәтерлим. Әмма бу эш ахырына кадәр барып җитә алмады...
– Татар графикасына латин иң якыны. Анда ә, ү, ө, ң, җ, һ авазларын әйтергә хәрефләр дә бар. Фәнни яктан чыгып караганда, кирилица безгә һич кенә дә туры килми. Шуны да әйтергә кирәк, латинга күчүнең кыен яклары да бар. Бу сәясәт белән дә бәйле. Бик күп финанс чыгымнары да сорый торган эш. Сәләй Вагизов һәм Рәмзия Вәлитова 90га якынлашсалар да, латин графикасында әлифба төзергә аларга мөрәҗәгать итәләр. Ул әлифба 20 мең тираж белән бастырылып, Казан мәктәпләренә таратыла. Тик күчеш кенә булмый кала. Казазхлар суверен дәүләт булганга, латинга күчеп ята. Рус телендә 33 хәреф, ә татарда 39. Камил булмау шул ул. Әгәр дә латинда язсак, бездә дә бәлки 33 кенә булыр иде. Хәреф әзрәк булган саен, алфавит камилрәк, – ди үзе дә филолог булган музей мөдире Дамир абый.
Беренче татар әлифбалары
Әйткәнемчә, татар халкы мең еллар гарәп графикасыннан файдаланган. Шуңа да дистә гасырлар дәвамында татарда әлифба ролен “Иман шарты” китабы үтәгән.
Беренче авторлы әлифбаны исә Сәгыйть Хәлфин төзи. Ул Казан гимназиясендә татар теле укыта. Шунысы кызык, ул басма гарәп графикасында төзелә, әмма анарда кирилицада аңлатмалар бирелә. Әлифба Санкт-Петербург нәшриятендә 1778 елда басыла. Шуңа да аңлатмалар татар телендә түгел, өстәвенә, рус тәрҗемәчеләре өчен төзелә дип шәрехләде Дамир Таҗиев.
Комментарийлар