16+

Максат - санны саклап калу!

Җае чыккан саен, чыкмаса, чыгарып: “Без - татарлар җиде миллион!” - дип мактанырга яратабыз. Моның белән бар дөньяга зур көчле милләт булуыбызны белдерәсебез  килә.  Быел тагын менә тиздән һәрберебезне берәмтекләп  санарга җыеналар җанисәптә.

Максат - санны саклап калу!

Җае чыккан саен, чыкмаса, чыгарып: “Без - татарлар җиде миллион!” - дип мактанырга яратабыз. Моның белән бар дөньяга зур көчле милләт булуыбызны белдерәсебез  килә.  Быел тагын менә тиздән һәрберебезне берәмтекләп  санарга җыеналар җанисәптә.

Милләтебезнең максаты - шул горурлык хисе уята торган санны киметми саклап калу. Ләкин бу бик ансат эш түгел. Татарлар Татарстаннан читтә дә күпләп урнашып, шунда яшәп яталар. Читтәге татарларның иң күбесе Башкортстанда. Бу милләттәшләребезгә төрле елларда төрле сәясәтләрнең шаһиты булырга туры килде. Хәтта бер гаиләдән бер баланы татар диеп язсалар, икенчесен башкорт дип күрсәтү очраклары да булды.

Татарстаннан читтә яшәсәләр дә, алар безнекеләр, үзебезнең татарлар. Алар да читтәге башка милләттәшләребез кебек үк Татарстанга, аның башкаласы Казанга күз текәп, Мәккәгә карагандай табынып, өмет баглап яши. Шөкер, Татарстан да аларны чит-үги итми. Газета-журналларыбызга языла һәм укып бара, телетапшыруларны карый алалар.

Галимнәр дә әледән-әле фәнни экспедицияләргә чыгып, мондагы милләттәшләребезнең халык авыз иҗатын, кабер ташларын, тарихын, сәнгатен өйрәнәләр. Аннары ул материаллар фәнни китаплар булып дөнья күрә. Әле менә былтырлы-быеллы гына да ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан әзерләнгән шактый сандагы китап басылган.

Башкортстандагы татар сөйләмнәренә багышланганнары аеруча кызыклы. Стәрлебаш төбәге турындагысы хәтта ике кисәктә. Аларда бу районда яшәүче милләттәшләребез, аларның гореф-гадәтләре, тел-авыз иҗаты, сөйләм үзенчәлекләре, җыр-моңнары, җирле осталарның кул эшләре, шәҗәрәләр, археографик мирас турында бай мәгълүмат бирелгән. Анда даны еракларга киткән, төрле милләт вәкилләре дини белем алган Стәрлебаш мәдрәсәсе тарихына багышланган мәккалә дә урын алган. Стәрлебаш шагыйрьләре әсәрләре, бу яклардагы авыллар тарихы да кызыклы. Әлеге китап туган як тарихы һәм мәдәнияты белән кызыксынучылар өчен.

Башкортстан зиратларындагы кабер ташлары да күп нәрсәләр сөйләргә сәләтле. Аларны галим Венер Усманов тикшергән. XIX -XX гасырларга караган меңнән артык гарәп язулы ташъязма истәлек сакланып калган. Ул Стәрлебаш авылының үзендә әлеге гасырларга караган өч йөздән артык истәлек кабер ташларын өйрәнгән.

"Татмедиа" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә китапларның авторлары галимнәр  бу хакта журналистларга сөйләделәр. Әлеге китаплар Башкортстанда яшәүче татарларыбызның милли горурлыгын арттырырга ярдәм итәр һәм алар җанисәп вакытында дөрес карарга килерләр дип ышаналар галимнәр. Шуның өчен әлеге институт галимнәре тырышлыкларын да, вакытларын да кызганмый. Чыгымнарга да карамый, яңа хезмәтләр өстендә эшлиләр. 

Күрше республикаларда яшәүче башка милләт вәкилләре дә Татарстанга килеп шундый фәнни  экспедицияләр үткәрергә җыеналар. Кунак ашы -  кара-каршы. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading