16+

Марат Бариев: «Кальян, электрон сигаретлар безнең җәмгыять өчен яңа нәрсә, шуңа да без аның белән мөмкин кадәр иртәрәк көрәшә башларга тиешбез»

Электрон сигаретлар тарту, кальяннар куллану соңгы арада аеруча популярлашып китте.

Марат Бариев: «Кальян, электрон сигаретлар безнең җәмгыять өчен яңа нәрсә, шуңа да без аның белән мөмкин кадәр иртәрәк көрәшә башларга тиешбез»

Электрон сигаретлар тарту, кальяннар куллану соңгы арада аеруча популярлашып китте.

Яшьләр урамнарда кальян тарту урыннары оештырылар, мәктәп укучыларының да авызында электрон тәмәке. Табиблар кальян, электрон сигаретлар аша туберкулез, гепатит кебек йогышлы авырулар таралу куркынычы зур дип чаң сукса, җитәкчелек бу замана чире белән законнар ярдәмендә көрәшергә җыена. Дәүләт Думасы депутатлары Марат Бариев белән Николай Герасименко Россия Дәүләт Думасына кальян, электрон сигаретларны сату, куллануны чикләү турында закон проекты тәкъдим итте. Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә әлеге закон проекты турында сөйләштеләр.

- Күпләр туклану урыннарында, ял итү паркларында кальян, электрон сигаретлар тартучыларның тирә-якка төтен чыгаруыннан канәгатьсезлек белдерә. Сайлаулар алдыннан депутатларның халык белән очрашуларында да еш яңгыраган темаларның берсе иде бу, - ди Марат Бариев. Депутат әйтүенчә, 2013 елда "Гражданнарның сәламәтлеген әйләнә-тирәдәге тәмәке төтененнән һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау турында"гы закон гамәлгә кергәннән соң, электрон сигарет, кальян, вейп, электрон система аша никотин таратулар аеруча күбәйгән. Бу тәмәке булып саналмаган матдәләрнең составын тикшерүче, аларның сатылуын, кемнәр куллануын контрольдә тотучы да юк. Хәзер бу мәсьәләдә боз кузгалыр кебек. Марат Бариев закон проектын хупларлар һәм кабул итәрләр дип ышана. Бу тема буенча Мәскәүдә депутатлар бер җыелышып сөйләшкән булган. Дәүләт Советында да бу темага түгәрәк өстәлләр уздырылган. Кальянны, электрон сигаретларны чикләү турындагы закон проектына карата каршы фикер әйтүчеләр табылса да, хуплаучылар күбрәк икән.

Табиблар әйтүенчә, кальянда гадәти тәмәкедәге кебек никотин бар. Шуңа да кеше аңа ияләшә. Кальян тарту йөрәк-кан тамырлары авырулары, инсульт, инфаркт китереп чыгарырга мөмкин. Татарстанның баш пульмонологы Александр Визель электрон сигарет тарту, кеше организмына зыянлы җитештерү тармагында эшләгәндәге кебек үк тискәре йогынты ясый дип саный.

Психолог, психотерапевт Рамил Гарифуллин исә кальян сәламәтлек өчен аеруча куркыныч, чөнки төтене кешегә яшерен төстә һөҗүм итә, зарарлы матдәләр организмга зыян сала, ди.

Җәмәгать урыннарында электрон сигаретлар тарту, сату Аргентина, Мексика, Сингапур, Төркия, Тайланд, Венесуэла, Малайзия кебек илләрдә тыелган. Казахстан, Иранда да кальянның сәламәтлеккә китергән зыянын аңлап, аны куллануны чикләгәннәр. "Бездә дә тартучылар белән генә түгел, тәмәке тарту проблемасының үзе белән көрәшкәндә генә нәтиҗәләргә ирешеп була", - дигән фикердә Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова.

- Үсмерләр кафега кереп 50 сумга чәй сатып ала да, көне буе шуны эчкән булып, кальян тартып утыра. Уңайлыклар тудырылмаса, тартучылары да кимер иде,- ди депутат. Статистика күрсәткәнчә, тәмәке тартуны чикләүгә кагылышлы закон гамәлгә кергәннән соң, тартучылар саны чынлап та аз булса да, кимегән.

Закон гамәлгә кергән очракта, кальян, электрон сигаретлар, вейплар тәмәкегә тиңләштереләчәк. Аларны эштә, бина эчендә, җәмәгать урыннарында, гомуми туклану "нокта"ларында тарту тыелачак. Шулай ук кино, спектакльләрдә бу күренешне күрсәтергә ярамаячак. Махсус оешмаларга кальяннарның составын тикшерү хокукы да биреләчәк. Бу матдәләрне сатуга кагылышлы чикләүләр дә кертелер дип көтелә. Тәртип бозу очракларында административ штраф каралачак.

Дөрес, бүген закон кабул ителде дә, иртәгә тартучылар саны кимер дип өметләнми депутатлар. Тәмәке, кальян, электрон сигаретлар- болар барысы да бизнес икәнен дә аңлый.

- Спорттагы кебек: допингны ачыклыйлар, аның белән көрәш юлларын уйлап табалар, икенче көнгә допингның яңа төре барлыкка килә. Монда да шул хәл булырга мөмкин. Кальян, электрон сигаретлар безнең җәмгыять өчен яңа нәрсә. Шуңа да без аның белән мөмкин кадәр иртәрәк көрәшергә тиешбез. Сәламәтлеккә зыян китерә торган бизнес ярдәмендә икътисадны үстереп булмый,- ди Марат Бариев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading